Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районда Яңа ел бәйрәме “шарт-шорт” сыз үтә

Яңа ел алды көннәрендә авылларда, бигрәк тә район үзәгендә бала-чага, сирәк булса да олылар да "бомба" шартлатып уйный, кызык таба иделәр.

Ел саен диярлек мондый шаярулар аркасында пешү, янгын чыгу куркынычы сакланды. Ата-аналар балалары өчен мондый шартлаткычларның хәвефле булуын аңласалар да, адым саен сатыла торган әлеге зәхмәттән аларны саклап бетерә алмадылар. Быел хәл үзгә, Яңа ел алды көннәре колак яра торган шартлаткычларсыз гына уза. Чөнки район сәүдә нокталарының мондый хәвефле "уенчык"ларны сатмавы соралды. Ә инде пиротехника җайланмаларын куллану тәртибе һәм кагыйдәләре, аларны файдалану рөхсәт ителгән урыннар хакында район газетасында кат-кат язылып чыкты.

Кайда якты, кайда - юк...


Ел дәвамында авыл урамнарын яктырту эшен әйбәт оештырган авыл җирлекләре башлыклары "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә макталдылар һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
Быел авыл урамнарына яктырткычлар куюга средстволар туплау өчен халыктан үзара йөклән салым җыю оештырылды. Әлеге эш әйбәт оештырылган авыл җирлекләренә караган торак пңунткларында бүген урамнар төнге караңгыда да балкып тора. Авыл урамнарына лампалар элү Карга, Үргәгар, Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге, Базарлы Матак . Иске Камка, Иске Кората авыл җирлекләрендә уңышлы башкарыла. Әлеге җирлекләр башлыкларына акчалата премияләр бирелде. Авылларны яктырту эше сүлпән барган Югары Колчурино, Апак, Кошки авыл җирлекләре җитәкчеләре дә халык турында шулай кайгыртсыннар иде.

Яңа елдан күбрәк укыйбыз


Быел район почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча рекордлы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Яңа елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыру кампаниясе шактый актив оештырылды. Әлеге эшнең нәтиҗәсе дә сөенечле - почта хезмәткәрләре үзләренә җиткерелгән планнарны 109 процентка үтәгәннәр. Бу республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе. Шулай итеп, Яңа елдан район халкы 17 мең 589 данә газета-журнал алдырачак.
"Әлки хәбәрләре" район газетасы 6712 йортка килеп торачак. Район газетасы редакциясе "Әлки хәбәрләре"нә яздыруда уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләрен даими бүләкләп торырга тырышты. Бүген исә барлык почта хезмәткәрләренә, газетабызны алдыручы укучыларыбызга бергә булуыбыз өчен рәхмәт белдерәбез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев