Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Райондашларыбызга – югары бүләкләр

Югары Колчурино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Зинкинага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.

"Восток Зернопродукт" ЯАҖ территориаль идарәсе директоры Илнур Кәлимуллин Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге югары бүләкләрне аларга район Сабан туенда республика Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина тапшырды.

Нижгар ягына киттеләр
Бүген районыбыздан бер төркем делегация Сабан туенда катнашу өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тоттылар.
Әлкилеләрнең Татарстан вәкилләре буларак әлеге төбәккә беренче тапкыр барулары. Моңа кадәр Татарстан министрлар кабинеты карары нигезендә без Пенза, Ярославль, Чуашия якларында Сабан туйлары үткәрүдә катнашкан идек. Менә быел безнең спортчыларыбыз, үзешчән сәнгать осталарыбыз Нижгар якларына чыгып киттеләр. Милли бәйрәмебез матур үтсен, тормышларыбыз имин булсын дигән теләктә калыйк.

"Чишмәле җәннәт" бәйрәменә чакыралар
16 июньдә Биләрдә Хуҗалар тавында ("Изге чишмә") "Чишмәле җәннәт" дип аталган бәйрәм уздырыла.
Биредә татар халкының күп кенә милли гореф-гадәтләрен күрергә, алай гына да түгел, анда үзеңә дә катнашырга мөмкин булачак. Программада шәкертләрнең Азан әйтүе, коръән сүрәләре уку, су буенда мөселманча юына белү, Биләр җиренең легендалары белән танышу, татар халкының милли уеннары һәм моңлы җырлары, халыкчан дәртле биюләр барлык кешенең дә күңеленә хуш килердер. Алексеевск муниципаль районы хакимияте теләге булган һәркемне әлеге бәйрәмгә чакыра.

Кабул итү була
19 июньдә 12.00-12.30 сәгатьләрдә Татарстан Дәүләт алкоголь испекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов гражданнарны кабул итәчәк.
Р.Ә.Арсланов кабул итүне алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләт көйләве һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закончалык мәсьәләләре буенча үткәрә. Кабул итү район хакимияте бинасының 1нче катында территориаль үсеш бүлеге кабинетында була (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев