Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районыбыз терлекчекләре эшкәртүчеләргә һәр көнне 100 тоннадан артык сөт озата

Терлекчелектәге ике айлык нәтиҗәләр буенча, әлкилеләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк сөт сата. Бу арада көнлек савым һәр сыердан уртача 12 килограммнан артып китте. "Кызыл Шәрык" савым комплексларында җитештерелгән сөт башлыча югары сортлы итеп тапшырыла. Димәк, сөттән кергән акчага субсидия дә күбрәк өстәлә. Сөт өчен субсидияне...

Терлекчелектәге ике айлык нәтиҗәләр буенча, әлкилеләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк сөт сата.

Бу арада көнлек савым һәр сыердан уртача 12 килограммнан артып китте. "Кызыл Шәрык" савым комплексларында җитештерелгән сөт башлыча югары сортлы итеп тапшырыла. Димәк, сөттән кергән акчага субсидия дә күбрәк өстәлә. Сөт өчен субсидияне "КШ-Агро" язгы кыр эшләренә минераль ашлама сатып алуга тота. Терлекчеләр һәм белгечләр алдына бүген югары сыйфатлы сөт җитештерүне тагын да арттыру бурычы куела. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек.

фото epochtimes.com.ua сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев