Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районның иң булдыклы хатын-кызлары һәм мәрхәмәтле йөрәкле ел ир-аты ачыкланды

Район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз күзлегеннән" дигән традицион конкурс үткәрелде. Дүрт сәгатькә сузылган сынаулар нәтиҗәсендә жюри һәм тамашачылар 6 номинациядә иң уңган, булдыклы, сәләтле һәм матур, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларыбызны ачыкладылар. Һәр конкурсантның чыгышын регламент 5-7 минут белән чикләргә тиеш булса да, моның ише "вак-төяк" кә...

Район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз күзлегеннән" дигән традицион конкурс үткәрелде. Дүрт сәгатькә сузылган сынаулар нәтиҗәсендә жюри һәм тамашачылар 6 номинациядә иң уңган, булдыклы, сәләтле һәм матур, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларыбызны ачыкладылар.

Һәр конкурсантның чыгышын регламент 5-7 минут белән чикләргә тиеш булса да, моның ише "вак-төяк" кә игътибар итүче булмады - ханымнар, сәхнәгә бер күтәрелгәч, үзләрен төрле яклап күрсәтергә тырыштылар. Алар тамашачыларны гаиләләре белән таныштырдылар, кайда һәм кем булып эшләүләре турында сөйләделәр, ял сәгатьләрен нинди шөгыльгә багышлауларына да иркенләп тукталдылар. Инде кайбер чыгышлар турында тәфсилләбрәк сөйләп алыйк. Жюри әгъзалары белән таныштыргач (ул тулысынча ир-егетләрдән торды), алып баручы Ринас Шиһапов сәхнәгә "Хатын-кыз. Ана" номинациясендә ярышучыларны чакырды. Беренче булып үзе турында Евгения Еликова сөйләде. Аның гаиләсендә биш бала үсеп килә икән. Бүгенге көн өчен шунысы ук зур эш, мактауга лаек. Әмма Евгениянең башка матур сыйфатлары да җитәрлек. Ә менә яраткан шөгеле бераз үзгәрәк - ул чәнчкеле кактуслар үстерә. Хәзерге вакытта ире белән бергәләп зур гаиләләренә иркен өй салып яталар.

Гыйльфанова Ләйлә Югары Әлморзадан. Аның әйтүенчә, ул бик озак вакыт белем алган, рус теле укытучысы һөнәрен җентекләп үзләштергән. Ире Рифкать белән ике малай үстергәннәр.

-Әллә кызсыз калам инде дигән уй сискәндереп җибәрде мине. Бергәләп уйлаштык та, тәрбиягә кызчык алырга булдык. Әмма безгә берьюлы ике кыз бала тәкъдим иттеләр. Ә бүген исә улларыбызны үстереп "оядан" очырдык та, дүрт ятимне тәрбиялибез. Алар да үз балаларыбыз кебек якын, кадерле, -дигән сүзләре белән Ләйлә тамашачыларның алкышларын яулады.

Базарлы Матактан Сабирова Иринаның чыгышы ничектер бик тә җылы, күңелгә ятышлы булды. Ул үзе һәм гаиләсе турында тулы бер поэма иҗат иткән. Ире Нәфис белән өч бала үстергәннәр. Әни буларак, алар өчен сөенеп тә, борчылып та яшәвен, бигрәк тә кызы Камилә дип өзелеп торуын сиздерде Ирина.

"Хатын-кыз. Мәдәнилек һәм рухият" номинациясендә Әхмәттән Шәйхетдинова Гөлнара белән Каргадан Кәримова Айсылу "көч" сынаштылар. Икесе дә мәдәният хезмәткәрләре Гөлнараның яраткан шөгыле умартачылык икән! Ул бу турыда кечкенә генә сәхнә күренеше аша сөйләп бирде. Авыл үзешчәннәре белән бергә әзерләгән шаян убырлар биюе дә, сәхнә артындагы экранга күп итеп фоторәсемнәрне проекцияләүдә Гөлнара чыгышын бик баетты, билгеле.

Үз һөнәрләренең иң кызыклы яклары турында сөйләүчеләр "Язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә ярыштылар. Каргадан Хисмәтова Гөлфирә социаль хезмәткәр икән, ул авылларындагы өлкән яшьтәге 6 әби-бабайның ярдәмчесе, өмете, терәге. Алар турында хикәясе бик җылы, кайгырту хисләре белән сугарылган иде.

"Каенкай" балалар приютында эшләүче Хәмидуллина Розаны тыңлагач, аңа хөрмәтебез бик нык артты. Шулай булмыйча, мондый учреждениедә эшләү өчен никадәр сабырлык кирәк тә, нинди олы йөрәк, мәрхәмәтлелек таләп ителә бит. Район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Сафина Резидәнең дә һөнәре шундый ук сыйфатлар сорый. Резидәне конкурска әзерләүгә коллективы да зур өлеш керткән бугай. Чөнки аның турында тулы бер кино күрсәтелде бит!

Юхмачы авыл җирлеге советы секретаре Ларионова Валентина бу катлаулы хезмәтне 9 ел башкара икән инде. Һәм, әйтергә кирәк, бик әйбәт итеп, җиренә җиткереп эшли булыр, чөнки тырышлыгын бәяләгән диплом-грамоталарының саны бихисап. Валентина җырга да оста, "Снег летит" дигән җырын яратып тыңладык.

Яшь чакта кем дә актив, кем дә чая, ә менә ул сыйфатларны олыгаеп беткәч тә үзеңдә саклау, тормышыңны җылы өең, кайнар чәең белән генә чикләмичә, һаман халык арасында булу, сәхнәгә менүдән читенсенмәү - бу инде батырлыкка тиң. Өлкән яшьтәгеләр арасында иң-иңнәрне сайлап алу жюри өчен аеруча авыр булгандыр. Чөнки Каргадан Чулпания апа Фәттахова, Карамалыдан Нурия апа Мисбахова, Чиябаштан Наилә апа Минсабирова, Түбән Әлкидән Асия апа Галәветдинова һәркайсы кабатланмас шәхес, үзгә талант иясе бит. Аларны райондашлар да күптән белә, ярата, хөрмәт итә, чөнки бу апалар гомер буе илгә дә, гаиләгә дә фидакарьләрчә хезмәт иткәннәр, өй тутырып эшчән, акыллы балалар үстергәннәр, инде оныкларын тәрбияләшәләр. Әнә бит, аларның һәркайсына балалары, оныклары ияреп килгән, әбиләре өчен дулкынланалар, ә чыгышларын тәмамлагач чәчәккә күмәләр!

"Хатын-кыз лидер" номинациясенең исеме үк сүзнең нәрсә турында икәнен аңлата. Ике мәктәп директоры, ике акыллы, белемле, зыялы ханым - Иске Тахтала мәктәбе җитәкчесе Ирина Ферапонтова һәм Әхмәт мәктәбе җитәкчесе Венера Гайнетдинова бетмәс-төкәнмәс хезмәт вазыйфаларын үтәгән арада бәйгедә катнашу өчен дә вакыт тапканнар, кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр.

"Елның үрнәк хатын-кызы" номинациясендә үзен күрсәтергә бары бер генә кешенең батырлыгы җиткән Ул - Түбән Әлки мәктәбе укытучысы Мисалова Айзирәк. Шулай ук райондашларның күбесенә таныш шәхес. Айзирәк - кыю, тәвәккәл, җырга-биюгә, нәфис сүзгә искиткеч сәләтле ханым. Ул Казан телевидениесенең "Башваткыч" тапшыруында катнашып, Җәвит Шакировның үзен телдән яздырган кеше бит.

Ә "Мәрхәмәтле йөрәкле күркәм ир-ат" номинациясе сәхнәгә С.Лисенков исемендәге музей директоры Йосыф Зариповны чыгарды. Чын ир-егетләрчә үзе турында күп сөйләмәде ул, ә бәлки хикәясен үзе башлап йөргән оештырган музеена, район тарихына, әлкилеләргә багышлады. Аның сизелер-сизелмәс юмор белән, матур итеп елмаеп, карашы белән тамашачыны ничек яратуын күрсәтеп сөйләгәнен, кичә инде ахырына якынлашып килсә дә һәм тамашачылар шактый арыса да, бик теләп, ошатып тыңладык. Ә аннары Йосыф абый "сюрприз" белән сөендерде - "Юкка түгел, юкка түгелдер" җырын бик оста итеп башкарды.

Менә шундый бик тә булдыклы, сәләтле райондашларыбыз ярышты бу кичтә. Зал тулы тамашачы булу да сөендерде. Жюриның карары да беркемдә дә ризасызлык, канәгатьсезлек тудырмады. Үз номинацияләрендә Ирина Сабирова, Гөлнара Шәйхетдинова, Резидә Сафина, Чулпания Фәттахова, Айзирәк Мисалова, һәм Йосыф Зарипов җиңүчеләр дип табылдылар. Башкалар уңайсызланмагандыр - алар шулай ук диплом һәм бүләкләргәя ия булдылар.

Конкурстагы фотоларны безнең группадан карый аласыз: http://vk.com/feed#/club64690122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев