Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Реактивлар, пробиркалар да җитәрлек бездә, ди Иске Матак урта мәктәбе директоры

    Иске Матак урта мәктәбен үткән елда тәмамлаган 4 укучының өчесе югары уку йортларында, берсе төзелеш көллиятендә белем ала. Белем бирү сыйфатын үстерүнең матди-техник базаның нинди хәлдә булуында икәнлеген биредә яхшы аңлыйлар. Мәктәпкә 15 миллион 200 мең сумлык ремонт ясаганнар. Кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетларын аерым җиһазлаганнар. Кызлар тегүче һөнәре...

    Иске Матак урта мәктәбен үткән елда тәмамлаган 4 укучының өчесе югары уку йортларында, берсе төзелеш көллиятендә белем ала.

    Белем бирү сыйфатын үстерүнең матди-техник базаның нинди хәлдә булуында икәнлеген биредә яхшы аңлыйлар. Мәктәпкә 15 миллион 200 мең сумлык ремонт ясаганнар. Кызлар һәм малайлар өчен технология кабинетларын аерым җиһазлаганнар. Кызлар тегүче һөнәре нигезләрен аеруча теләп үзләштерәләр. Физика кабинеты өчен җиһазларны Казан университетыннан алып кайтканнар. Химия кабинеты да тиешле дәрәҗәдә җиһазланган - дәрестә укучылар лаборатор эшләрне зур кызыксыну белән башкаралар.

    фото сайтыннан school9.okis.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: