"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында катнашучыларның һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының район туры гыйнвар аеның соңгы көннәрендә Балалар иҗат йортының актлар залында узды. Районыбызның иң уңган, сәләтле, абруйлы 21 гүзәл заты 6 номинация буенча көч сынашты. Араларында укытучылар да, мәдәният, социаль тармакта хезмәт куючы һөнәр ияләре дә күп булды. Әйтми узмый ярамас, сылу...
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының район туры гыйнвар аеның соңгы көннәрендә Балалар иҗат йортының актлар залында узды.
Районыбызның иң уңган, сәләтле, абруйлы 21 гүзәл заты 6 номинация буенча көч сынашты. Араларында укытучылар да, мәдәният, социаль тармакта хезмәт куючы һөнәр ияләре дә күп булды.
Әйтми узмый ярамас, сылу затларыбыз нинди хезмәт башкарсалар да, һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек. Алар бит бала табып үстерүчеләр, гаилә учагын сүндерми саклаучыларыбыз да безнең.
Бәйге шартлары буенча һәр конкурсант иң элек үзе белән таныштырырга, нинди сәләткә ия булуы, мавыгулары хакында тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына сөйләп, тасвирлап бирергә тиеш иде.
Бәйгене Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова ачып җибәрде. Ул таләпчән җитәкче генә түгел, ә 30 ел педагоглык стажы булган бик әйбәт укытучы да. Әлеге шәхеснең лидерлык сыйфатлары да күз алдында. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең төп һәм урта белем бирүче мактаулы хезмәткәре, ике ел рәттән "Иң яхшы укытучы" грантына һәм "Иң яхшы директор" исеменә лаек булган Луиза Заһидулловнаның үзенчәлекле хоббие да бар. Ул тартмачыклар коллекциясе җыя икән. "Хатын-кыз лидер" номинациясендә Луиза ханым беренче урынга лаек булды.
Бу номинациядә икенче урын район ЗАГС бүлеге белән 17 ел җитәкчелек итүче Рузалия Сафинага бирелде. Яшьләрне хәер-дога биреп олы тормыш юлына озатучы, ЗАГС бүлегенең төрледән-төрле эш-вазыйфаларын зур төгәллек белән башкаручы белгеч-җитәкче генә түгел, кызлары белән горурланып, бар күңеле белән яратучы әни дә, бәхетле дәү әни дә ул. Һәрчак йөзеннән ямь бөркеп торучы Рузалия апа күркәм тавышы белән залны яңгыратып җырлап та күрсәтте.
"Өлкән яшь герое" номинациясендә Базарлы Матактан Рәхилә Хәбибуллина һәм Югары Әлморза, Юхмачы мәктәпләрендә укытучы булып эшләүче Людмила Лыскова чыгыш ясадылар. Рәхилә апа 38 ел буе район кулланучылар җәмгыятендә икътисадчы булып хезмәт куйган, 2004 елдан бирле район ветераннар оешмасы советында сәркатип булып эшли. Аның оныгы матур итеп шигырьләр дә сөйләде, баянда өздереп уйнап та күрсәтте.
Людмила Ивановна үзе хакында:
-Миңа бернәрсә дә җиңел бирелмәде. Бала чагым, үсмер елларым бик авырлыкта үтте, ә өлкән яшьтә мин бик тә бәхетле,-дип сөйләде. Бөтен тормышын ул балалар тәрбияләүгә багышлаган. Аның үзенең дә 6 баласы, 16 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.
Сүз дә юк, үзләре эшлекле һәм актив, нәфис һәм нәзәкатьле бу ханымнар яшьләр дә көнләшерлек күркәм әле. Алар арасында өстенлек Людмила Лысковага бирелде.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә көч сынашкан ханымнар - Югары Колчурино мәктәбе укытучысы Лилия Филиппова, Юхмачы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Татьяна Шубина, Чуваш Борнае авылы китапханәчесе Татьяна Ерусланова, Чуваш Борнаеннан хуҗабикә Нина Каргачева, Алпардан Гөлсем Яруллина, Апактан Илфия Гыйльметдинова - һәркайсы бөек ана исеменә лаеклы ханымнар. Жюри әгъзаларына алар арасыннан җиңүчене сайлап алу җиңел булмады, әлбәттә. Чөнки сәхнәгә чыгучыларның һәркайсы үзенә генә хас күркәмлеккә ия, һәрберсенең сокланырлык эш-гамәлләре күп. Лилия Николаевнаның чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан аеруча югары бәяләнде. Ул җыр-моңга да бик һәвәс икән.
"Язмышым минем - һөнәрем" номинациясендә берьюлы ике конкурсант - Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Балакирева һәм Югары Колчурино авылы китапханә мөдире Надежда Фурасева җиңүче булдылар. Икесе дә үз гаиләләре, сайлаган гомерлек һөнәрләре белән нык горурланалар. Татьяна Васильевна илебезнең төрле төбәкләрендә булып сәяхәт итәргә яратса, Надежда Николаевна исә һәвәскәр умартачы да икән әле.
Менә тамашачылар каршына сәхнәнең чын хуҗалары Алпар, Татар Мулла, Югары Матак, Югары Әлморза авыллары мәдәният йортлары җитәкчеләре Сәвия Галиуллина, Рузилә Монадыева, Людмила Кудряшова һәм Лилия Муратова күтәрелделәр. Һәрберсе җырга да, биюгә дә, аш-су пешерергә дә бик оста ханымнар.
-Яшьтән концертлар карарга бик ярата идем, сәхнәгә тартылдым да шуннан каныма сеңеп калгандыр инде, - дип сөйләде үзе хакында Лилия. 12 ел үз авылларында "Умырзая" театр түгәрәген җитәкли ул.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә жюри аны җиңүче дип тапты.
"Хатын-кыз - ел үрнәге"номинациясендә Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова өстен булды. 30 елга якын ул халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Кешегә мәрхәмәтле һәм ярдәмчеллеге, тирән белемле, булдыклы медик булганы өчен авыл халкы аны бик хөрмәт итә. Күңелләрне тетерәндерерлек итеп шигырь дә сөйләде Сания ханым. Эш, гаилә мәшәкатьләреннән бушаган арада топиар (кәгазьдән чәчәкләр ясау) белән дә шөгыльләнә икән.
Бу конкурста әле "Ир-егет - изге йөрәк" номинациясе дә бар бит. Ул номинациядә Түбән Әлки табиблык амбулаториясе мөдире Илмир Шәмсетдинов чыгыш ясады.
20 февральдә Алексеевскида әлеге конкурсның зона ярышлары булып үтәчәк. Үз номинацияләрендә җиңү яулаган Луиза Абдрахманова, Лилия Филиппова, Татьяна Балакирева, Надежда Фурасева, Лилия Муратова, Сания Гыйматдинова әлеге бәйгедә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак. Уңышлар юлдаш булсын гүзәл затларыбызга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев