Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. Үзе генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кайчандыр Әфганстанда бергәләп хезмәт иткән иптәшләре белән барды ул. Сәфәрне Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләүче Әфганстан Республикасындагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү...
Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. Үзе генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кайчандыр Әфганстанда бергәләп хезмәт иткән иптәшләре белән барды ул. Сәфәрне Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләүче Әфганстан Республикасындагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү советы оештырды.
Рөстәмне, авыл укытучысының бердәнбер баласы буларак, совет иле законнары буенча армия хезмәтеннән азат итәләр. Әмма егет кешенең солдат хезмәтен үтмәвен зур хурлыкка саный ул. Күп тапкырлар хәрби комиссарның теңкәсенә тигәч, Иске Әнҗерә егете Рөстәм Шәйхетдиновны армиягә чакыралар. 1980 елның көзендә китә ул хезмәткә. Олыраклар хәтерли: Әфганстан Республикасында игълан ителмәгән сугыш еллары бу. Районнан унбер егет китәләр алар һәм унбересе дә турыдан-туры чит-ят илгә, ут эченә килеп тә керәләр - матди тәэминат батальоны составында сугыш барган нокталарга корал ташыйлар. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып, якын дусларын, иптәшләрен югалтып, әмма үзе исән-имин әйләнеп кайта Рөстәм армиядән. Мөгаен, аны әнисенең изге теләкләре дә саклагандыр.
-Әфган җире минем хәтеремдә, аңымда мәңгелек һәм бик зур урын алып тора. Хәтта сагыну хисенә дә урын бар күңелемдә. Шуңа күрә Әфган Республикасына барып кайту мөмкинлеге тугач, шатланып һәм дулкынланып риза булдым,-дип эчке кичерешләренең бер өлеше белән уртаклашты ул.
-Аңлашыла ки, сез бу илгә ял итәргә дә, экскурсиягә дә бармадыгыз. Сәфәрегезнең максаты нинди иде?
-Әфганстанга баруның сәбәпләре безнең шушы сугыш ветераннары өчен бик тә мөһим. Беренчедән, иңгә-иң куеп хезмәт иткән һәм шул илдә һәлак булган иптәшләребезнең истәлеген мәңгеләштерәсебез килгән иде. Үзебезнең район егете Ирек Сөләйманов, Зәйдән Илгизәр Гыймазов, Минзәләдән Равил Хаҗиев исемнәре язылган тактаны Кабулдагы Инглиз зираты мемориалына беркеттек. Бу әле шушы эшнең башы гына булыр, мөгаен. Чөнки исемнәре мәңгеләштерелмәгән сугышчан дусларыбыз аз түгел,-диде Рөстәм.
-Сез әле анда яшәүче татарлар белән дә очрашкансыз икән…
-Уналтынчы-унтугызынчы гасырларда Рәсәйдән бик күп мөселманнар, шул исәптән татарлар да, ислам илләренә китеп урнашканнар. Таулы-ташлы, кырыс табигатьле Әфганстанны сайлаучылар да булган. Шушы татарларның оныкларының оныклары әлегәчә үзләренең нинди милләт кешеләре икәнлекләрен хәтерлиләр! Дөрес, телне онытканнар, нәсел башы Россиянең кайсы почмагыннан икәнлеген белмиләр. Әмма бер йомгак булып, җәмгыятькә берләшеп, уртак проблемаларын хәл итешеп яшәргә тырышалар.
-Алар белән нәрсәләр турында сөйләштегез соң?
-Тормышлары хакында күбрәк беләсе килде, чыгышлары белән безнең төбәкнекеләр юк микән, дип кызыксындык. Элемтәләр урнаштыру теләге дә бар иде. Әле бит баруыбызның тагын бер максаты турында әйтмәдем. Безнең белән бергә Мамадыштан Гәрәйханов Илшат та хезмәт иткән иде. Сугышларның берсендә һәлак булды ул. Дөресрәге, хәбәрсез югалды. Без аның гәүдәсен эзләп табып җирли алмадык. Ничә еллар буе иптәшебезнең каберен эзләп табу турында хыялланабыз. Бу баруыбызда өлгерә алмадык. Әмма яңа танышларыбыз иптәшебезнең эзләрен табышырга вәгъдә иттеләр. Ышанабыз, Илшатның каберен эзләп табып, җәсәден туган авылы зиратына, әнисе кабере янәшәсенә алып кайтып җирләячәкбез.
…Менә шундый максатлар белән барып кайткан Рөстәм Әфган иленә. Сиксәненче еллар фаҗигасен оныттырмыйча, хәтеребезне борчып торганы, һәлак булган иптәшләре, шул исәптән үзебезнең Әлки егетләре истәлегенә тугры калганы, районда бүген яшәп ятучы "әфганчы" ветераннарны бергә туплап, төрле чаралар оештырганы өчен рәхмәт әйтәсе иде аңа. Үткәннәрне онытырга һич ярамый бит…
Нет комментариев