Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Рудольф Нуриев рухы Әлкигә кайта

IХ Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында 7 сентябрьдә районыбызда иҗат әһелләре делегациясе белән очрашулар булачак.

Әлеге очрашулар нәсел тамырлары Әлки төбәгеннән булган мәшһүр биюче Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Дәрәҗәле кунакларның Базарлы Матакта халык белән очрашуы, Балалар иҗаты йортында балет фрагментлары күрсәтү күздә тотыла. Шулай ук Рудольф Нуриевның шәхси әйберләреннән торган музей экспозициясе тәкъдим ителер, "Колос" кинотеатрында даһи биюче хакында фильмнар күрсәтелер дип көтелә. Иҗат интеллигенциясе делегациясе Рудольф Нуриевның әнисенең туган авылы Татар Төгәлбәендә дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев