Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабан туе җитә

Татарстан район һәм авылларында Сабантуй бәйрәме 10-12 июньдә узачак.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.
Чаллыда Сабан туен 16 июньдә, ә Казанда 23 июньдә үткәрү күздә тотыла.

Бәйрәмгә бүгеннән әзерләнергә
Сабантуй бәйрәмен чистарынып, җыештырынып каршылыйк - ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан әнә шул хакта телеграмма алынды.
"Халык бәйрәмен яхшы әзерлек белән, бөтен җирдә чисталык булдырып каршылау өчен авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина-трактор парклары һәм терлекчелек фермалары биналарында һәм әйләнә-тирәләрендә тәртип булдыру зарур. Бу эшләрне 30 майга кадәр төгәлләргә кирәк",-диелә телеграммада.

Арзанракка язылырга була
20 майга кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
"Бөтенроссия подписка декадасы" 20 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда "Әлки хәбәрләре"нә арзанракка - 247 сум 56 тиеннән язылырга була. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз, хөрмәтле әбүнәчеләр!

Изге Болгар җыены
10 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә "Изге Болгар җыены" була.
Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенгә күтәрелгән бу чара Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә багышлап үткәрелә. Төп чаралар сәгать 10 да башлана. Милләттәшләребезне бөек Болгар җирендә үткәрелүче Изге җыенга чакырабыз.

Югары Колчуринода - Уяв бәйрәме
2 июньдә Югары Колчуринода чуаш халкының милли бәйрәме Уяв үткәрелә.
Ул сәгать 11 дә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Дүрткә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч кыз һәм бер малай дөньяга килде.
Нарасыйларның барысы да - гаиләдә икенче балалар.

Хуҗалардан гына калышалар
Үткән атнада район җыелма командасы Нурлатта үткән районара көрәш турнирында катнашты.
Ике көрәшчебез чемпион булды, дүртесе призлы урыннар алдылар. Командабыз исә 6 район арасында 2 нче урынга чакты.


Финалда да үзләрен күрсәтә алдылар
Районыбызның ике нәни гүзәле 12 майда "Нәни мисс-2012" республика бәйгесенең финалында катнашты.
Конкурс Казанда Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында булды. Анда 36 кыз катнашты. Безнең Алсинә Яруллина (Югары Әлки) - "Нәни йолдызчык" номинациясендә, ә Камилә Гайнуллина (Базарлы Матак) "Нәни кояш" номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар. Биш көн буена иртәдән кичкә кадәр барган репетицияләрдә нык талчыккан булсалар да, нәни гүзәлләребез бәйрәмнән бик матур тәэсирләр белән кайттылар.

Кеше гомерләре өзелде
Үткән атнада районыбызда булган юл-транспорт һәлакәтләрендә ике кеше гомере өзелде.
Базарлы Матак белән Юхмачы арасындагы автомобиль юлында булган авариядә бер кеше һәлак була, берсе җәрәхәтләр ала. Иске Матак авылында булган һәлакәт тә кеше үлеменә китерә. Базарлы Матак һәм Татар Төгәлбәе авыллары арасында булган юл-транспорт вакыйгасында бер кешенең исәнлегенә зыян килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупция