Безнең авылда гомер озынлыгы бер гасырга тулган әби бар хәзер. Әле генә, 3 март көнне, Сабиха әбекәйгә нәкъ 100 яшь тулды. Аны туган көне белән Россия Президенты да котлаган икән. Ә котлау хатын, әлкилеләр исеменнән җылы теләкләрне һәм бүләккә дигән йомшак юрганны юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзе...
Безнең авылда гомер озынлыгы бер гасырга тулган әби бар хәзер. Әле генә, 3 март көнне, Сабиха әбекәйгә нәкъ 100 яшь тулды. Аны туган көне белән Россия Президенты да котлаган икән. Ә котлау хатын, әлкилеләр исеменнән җылы теләкләрне һәм бүләккә дигән йомшак юрганны юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзе илтеп тапшырды.
Бездән искиткеч ерак тоелган заманда - 1915 елның язында Яңа Чаллы авылында дөньяга килә Сабиха әби. Һәм гомере буе туган җиреннән, авылыннан аерылмый. Бүген ул кайчандыр килен булып төшкән нигездә, улы Рафаэль белән килене Айсылу тәрбиясендә кадерле әни булып көннәрен үткәрә. Шөкер, менә тагын бер кояшлы җылы язны каршылый әбекәй. Дөрес, йөзне яшәгән Сабиха әби инде колакка да бик сак, хәтере дә еш кына әллә кайларга, үткән заманнарга китеп адаша да, каршындагы якыннарын да танымый аптырата. Хәер, Сабиха әбинең хәтере кыланмышларына исе китми. Берәр хатын-кыз керсә, авылның шәфкать туташы дип уйлап, "Әлфия, синме бу?"-дип сорап куя. Ир-ат булса, аңа да исенә төшкән беренче исем белән дәшә.
Нишлисең бит, йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылгандыр да, яңаларына урын калмагандыр шул инде.
Революциягә кадәрге чорда нәни кызчык туган гаилә үз тырышлыгы һәм хезмәте белән булдырылган нык тормыш белән яши. Кечкенә кызлары да бик тиз кул арасына кереп, бөтен эшкә өйрәнеп үсә. Яшь кыз чаклары колхозлашу елларына туры килә. Ә аннары Бөек Ватан сугышы башлана.
-Яшьрәк чагында әни ул вакыттагы авырлыклар турында еш сөйли иде. Нишлисең, илгә килгән кайгы, бергәләп күтәрдек, җиңү тизрәк килсен дип тырыштык, дигәннәре истә. Дөресен генә әйткәндә, үткәннәр турында сөйләшеп утырырга вакыты да юк иде бит аның. Әни тик торуны һич өнәмәде,- Сабиха әбинең үткәннәре турында улы Рафаэль әнә шулай кыска ганы сөйләп бирде миңа. Әбекәй үзе инде, өстәрәк әйткәнемчә, узган гомерен сөйли алырлык түгел шул.
Сугыштан соң Сабиха фронттан аяксыз кайткан Касыймга кияүгә чыгып, бер-бер артлы биш бала таба. 1955 елда аңа герой-ана исеме бирәләр. Әмма йөрәгенә тирән яра салып, бер баласы үлеп китә. Ә бердәнбер кызы Флюра, уллары Наил, Рафаэль, Камил әти-әни канаты астында үсеп җитәләр.
-Әни бик кырыс булды, тәртип яратты. Ул кушканны үтәми кара әле син! Иртән мәктәпкә киткәнче йорттагы терлекләрне карап, абзарларны җыештырып өлгерергә тиеш идек без,-ди улы Рафаэль. Аңа тормыш иптәше Айсылу кушыла:
-Мин бу йортка килен булып төшкәндә әнигә 64 яшь иде инде, хәзер үземә шуның кадәр. Өйдә әнинең сүзе безнең өчен закон булды. Төнлә уятып, барыгыз, кое казыгыз, дисә, анысын да эшләр идек, мөгаен. Әнкәй сүзен тотып яшәгәнгә өебездә тәртип, бәрәкәт булды, балаларыбыз да дәү әни сүзен тыңлап үсте,-ди ул.
-Әнинең бердәнбер кызы булгач, миңа өй эшләрен дә башкарырга, энеләремне дә карашырга туры килде. Ул мине бөтен эшкә өйрәтте. Заманасы бала-чаганы иркәләп утыра торган түгел иде. Шулай да әни-әтинең безне яратуын, кайгыртуын гел сизеп тордык. Безнең балалар да гел дәү әниләренә тартылдылар, хәзер дә бик яраталар үзен,-дип өсти инде үзе дәү әни булган Флюра апа.
…Авылыбызның гына түгел, районның да иң өлкән кешесе Сабиха Мөхәммәтсафа кызы Сәгыйтованың олы юбилеен балалары зурлап үткәрергә җыена, ясин укытып, исәнлек теләп дога кылырбыз, диләр. Аның үзе өчен туган көне әлләни әһәмиятле дә түгел бугай. Аның каравы, яшьрәк як өчен сөенеч: бәлки, безгә дә шундый озын, бәрәкәтле гомер бирер Ходай
Нет комментариев