Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзләренә дә, сатарга да җитә

    Түбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан. Мәктәп бакчасында үстергән виктория җиләген сатып та 40 мең сум акча эшләгәннәр. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов әйтүенчә, укучылар үстергән җиләк җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән. Мәктәп ашханәсендә балаларны тукландыру өчен...

    Түбән Әлки урта мәктәбе 220 килограмм сарымсак үстереп саткан.

    Реклама

    Мәктәп бакчасында үстергән виктория җиләген сатып та 40 мең сум акча эшләгәннәр. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов әйтүенчә, укучылар үстергән җиләк җимеш һәм яшелчәне халык бик теләп ала икән. Инде 2 мең баш кәбестәләре дә өлгереп җиткән. Мәктәп ашханәсендә балаларны тукландыру өчен 600 банкага якын кыяр, помидор тозлаганнар, төрле салатлар ясап саклауга куйганнар. Мәктәпнең 3 гектарлы участогында әле шактый кишер, суган, бәрәңге дә үстерелгән. Ярдәмче хуҗалыкта өч баш үгез, 100 каз, 200 бройлер чебиләре дә үсеп җиткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: