Авыл сыена сорау зур
Үткән шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1 миллион 200 мең сумлык товар сатты. Авыл җирлекләре вәкилләре, фермерлар бу көнне башкалага 30 берәмлек техника белән авыл хуҗалыгы продукциясе төяп бардылар. Казан халкына ит, тавык һәм үрдәк түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, йомырка, сөт ризыклары һәм башка күп төрле авыл сыйлары тәкъдим...
Үткән шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1 миллион 200 мең сумлык товар сатты.
Авыл җирлекләре вәкилләре, фермерлар бу көнне башкалага 30 берәмлек техника белән авыл хуҗалыгы продукциясе төяп бардылар. Казан халкына ит, тавык һәм үрдәк түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, йомырка, сөт ризыклары һәм башка күп төрле авыл сыйлары тәкъдим ителде. Бәрәңгене, ит һәм сөтне казанлылар аеруча күп сатып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев