Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлкидә Татарстан Югары Советына сайлау зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы шартларында үтте

20 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары хәзер тавышларны санау белән мәшгуль. Шулай да кайбер беренче нәтиҗәләр билгеле инде. -Райондагы барлык сайлаучыларның 99,47 проценты тавыш бирүдә катнашты,-ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов.-Сайлау зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы шартларында үтте. Закон бозу очраклары күзәтелмәде. Мәгълүм булганча,...

20 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары хәзер тавышларны санау белән мәшгуль. Шулай да кайбер беренче нәтиҗәләр билгеле инде.

-Райондагы барлык сайлаучыларның 99,47 проценты тавыш бирүдә катнашты,-ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов.-Сайлау зур оешканлык һәм халыкның югары активлыгы шартларында үтте. Закон бозу очраклары күзәтелмәде.

Мәгълүм булганча, районның алты авылында-Карамалыда, Бибай Чаллысында, Түбән Әлморзада, Мулланур Вахитовта, Татар Төгәлбәендә һәм Татар Мулласында электрон ысул белән тавыш бирделәр.

Әйтергә кирәк, халык сайлауга зур күтәренкелек, бәйрәмчә кәеф белән килде. Сайлау көнендә нигезле сәбәпләр белән тавыш бирергә килә алмаган кешеләр өчен вакытыннан алда тавыш бирү оештырылды. Картлык, авыру, бүтән сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучыларны күчмә урналар белән өйләренә барып сайлаттылар. Иң мөһиме5 районда сайлау тыныч, имин узды, бәла-каза очраклары булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев