Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сөт сату буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 10 авыл җирлегенә саву аппаратлары өләшәләр

Ел дәвамында шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 10 авыл җирлегенә халыкка өләшү өчен саву аппаратлары кайтарылды. Быелдан районыбызда хуҗалыгында өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраган гаиләләргә электр белән эшли торган саву аппаратлары бушлай бирелә башлый. Районда шундый 135 гаилә бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...

Ел дәвамында шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 10 авыл җирлегенә халыкка өләшү өчен саву аппаратлары кайтарылды.

Быелдан районыбызда хуҗалыгында өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраган гаиләләргә электр белән эшли торган саву аппаратлары бушлай бирелә башлый. Районда шундый 135 гаилә бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ун саву аппаратын авыл җирлекләренә өләште дә инде. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары исә үзләрендә иң күп сөт тапшырган һәм алдагы елларда да савым сыерлары санын киметмәскә ниятләгән кешеләр белән килешүләр төзеп, аппаратларны аларга тапшырачаклар. Тиздән саву җайланмаларының икенче партиясе кайту көтелә.

фото www.agrozavod.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев