Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Терлекләр кабул итәргә әзер

"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең Үргәгар авылында 3 терлекчелек бинасы бар, аларның барысы да кышлату чорына әзерләп куелган.

Биредә 500 ләп баш ташлаткан сыерлар асралачак. Фермалар төзекләндерелеп, стеналары агартылган, араннар, карда чистартылган, тирес чыгару җайланмалары ремонтланган. Терлек азыгы да мулдан әзерләнгән: базга 3 мең тонна силос салынган, шулай ук салам, печән ташып куелган. Фермаларның әзерлеге бүген үк терлекләр кабул итәр дәрәҗәдә.

Укырга керергә соң түгел
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында (ПУ-95) яңа уку елына 47 үсмерне кабул иткәннәр.
Барлыгы өч төркем булдырылган, аның берсе Юхмачыда. Пешекче, механизатор һөнәрләрен үзләштерергә теләүчеләрне хәзер дә укырга кабул итәләр әле. Училищены төзекләндерү буенча шактый эш башкарылган, тәрәзәләр алыштырылган, ишекләрнең дә яңалары куела, стеналар буялган. Пешекчеләрне һөнәргә өйрәтү өчен аерым кабинет булдырылган һәм җиһазланган.

Кире уйларга вакыт бар әле
Социаль хезмәтләр җыемына хокукы булган гражданнар киләсе 2013 елдан әлеге өстенлектән ни рәвешле файдаланасыларын хәл итә бу көннәрдә.
Безнең районда андыйлар 3009 кеше, аларның 2254 е льготаны акчалата алырга булган, ә 18 кеше, үткән елда акча алып торганнан соң, киләсе елда бушлай дарулар һәм ял йортына юллама файдасына яңа карарга килеп, гариза язганнар.
Гаризаларны Пенсия фондының район идарәсендә 1 октябрьгә чаклы кабул итәләр.

Ике бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.

Повесткалар килә башлады
Көзге чакырылыш буенча армия хезмәтенә алыначак егетләргә медицина комиссиясе үтәргә чакырып повесткалар таратыла башлаган.
Комиссиягә 1985- 1994 елларда туган гражданнар чакырыла. Үз эшен комиссия 1 октябрьдән башлап җибәрәчәк.

Гөмбәнең дә була төрлесе
Көзге яңгырлар урамнарны гөмбәгә "баетты" - бик күпләр гөрәҗдә, ак гөмбә, майлы гөмбә җыеп консервлар ясый, тозлый.
Район үзәк хастаханә табиблары кисәтә: гөмбә - авыр эшкәртелә торган ризык, аны өлкән яшьтәгеләргә, балаларга, йөкле хатыннарга, ашказаны-эчәк авыруларыннан җәфа чигүчеләргә кулланырга киңәш ителми. Гөмбә җыйганда бик сак булырга, аның төрләрен әйбәт белергә, юл буйларында, чүплекләрдә, сәнәгать объектлары тирәләрендә үскәннәрен җыярга ярамый. Гөмбә ашап агуланган очракта һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв