Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәүлек әйләнәсе эшлиләр

    Карга сөтчелек комплексы янындагы азык утарында яңа уңыштан беренче сенаж базын тутырдылар. Көн-төн эшләп, арыш массасын базга салуны мөмкин кадәр кыска срокта төгәлләргә тырыштылар. Шулай эшләгәндә генә сенажның сыйфаты әйбәт була.

    Гадәттә печән хәзерләү, сенаж салу эшләренә Сабан туйлары үткәч керешә торган идек. Быел исә терлек азыгы хәзерләү елдагыдан алдарак башланды. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер киңәшмәдә:
    -Бу язда күпьеллык үләннәр гадәттәгедән ун көнгә, ике атнага иртәрәк өлгерде. Шуңа да печәнгә төшүне Сабан туеннан соңга калдыру дөрес булмас. Күп районнарда азык хәзерләүгә 20 майга кадәр керештеләр, һәм алар отачаклар да,-дип билгеләп үтте.
    Безнең районда "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларында 10 меңгә якын савым сыерлары бар. Моннан тыш, симертүдәге мөгезле эре терлек тә шактый. Малларның гомуми саны 35 меңгә якын. Бу республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе. Малларның баш саны буенча бары Арча районы гына бездән алда. Димәк, "Кызыл Шәрык-Агро"га шул малларны мулдан тукландырырлык сыйфатлы азыкны җәй әйләнәсе хәзерлисе.
    Беренчеләрдән булып сенаж салу эшенә "Карга" отряды кереште. Биредә 21 майда арыш кырында ике көн алдан теземнәргә салынган массаны ваклатып базга ташый башлаганнар инде. Ә 30 майда яшел массадан салынган сенаж белән беренче базны тутырып та куйдылар.
    Биредә сенаж, силос базлары һәркайсы 3 әр мең тонна сыйдырышлы. Ә арыш кырыннан тутырылган бер КамАЗ әрҗәсенә бары 4-5 тонна гына масса керә. Яшел масса җиңел. Шуңа да сенаж базына 2 мең тоннага якын масса гына сыйган. Безгә бу саннарны азык утары учетчысы Раил Вәлиев атады.
    Сенаж базга тиешле дымлылыкта һәм бик нык тыгызлап тутырылганда гына сыйфатлы була. Базда ике К-701 тракторы бертуктаусыз массаны таптап йөриләр.
    Үргәгарда яшәүче тракторчы Илдар Вазыйхов бу эшнең бар нечкәлекләрен белеп башкара. Ул бит 30 ел стажлы механизатор. Шуның 20 елдан артыгын әнә шул куәтле К-701 тракторында хезмәт куйган. Бүген ул "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Сельхозхимия" предприятиесендә хезмәт куючы иң мактаулы механизатор.
    Менә басудан бер-бер артлы прицеп таккан, өеп яшел масса төягән КамАЗлар кайтты - болар Рөстәм Сәлахов һәм Рифкать Шәйхетдинов машиналары. Санаулы минутларда йөкләрен бушаттылар да егетләр, янә кырга юл тоттылар. Без дә аларга ияреп яшел масса урдыручылар янына кузгалдык.
    Азык утары белән басу арасы ерак түгел. Димәк, юл чыгымнары да кими дигән сүз. Ә бу азык хәзерләүче отряд өчен бик мөһим. Чөнки мал азыгын сыйфатлы итеп хәзерләү өстенә, мөмкин кадәр аз чыгымнар тотып эшләү дә зарур. Шул вакытта гына хуҗалыкның икътисадый хәле тотрыклана, димәк, эшләүчеләргә әйбәт хезмәт хаклары түләү мөмкинлеге арта.
    145 гектарлы арыш кырында инде соңгы мәйданда комбайн теземнәрдән масса ясап таптатып, КамАЗларга төйи. Әлеге "Ягуар" комбайнында көндезләрен Максим Бойков эшли. Ә инде төнге сменада аны туганы Николай Бойков алыштыра.
    Әнә комбайн янәшәсендә баручы КамАЗның әрҗәсе тиз арада тулды да. Бу машина азык утарына юл тотуга, аның урынын икенче КамАЗ алды. Егетләр бер минут тоткарлыксыз шулай тәүлек буе эшлиләр.
    Бу кырда эшләр беткәч, сенажга массаны күпьеллык үлән басуыннан озата башлыйлар. Анда бүген "МагДон" комбайны белән Дмитрий Туров люцернаны теземнәргә салып йөри. Соңгы көннәрдә Дмитрийның комбайны бераз "чыгымчылаган". Шуңа да "Карга" отряды җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов ешрак аның янында булырга тырыша. Ургыч туктап кала башласа, шундук аны көйләтү чарасын күкрү өчен.
    "Иске Матак" отрядында бу көннәрдә кызу печән өсте. Күпьеллык үлән басуыннан 150 тоннадан артык печән рулоннарга төрелеп складларга озатылган инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: