Минем кулымда - чит-читләре бөгәрләнә төшкән, саргаеп киткән иске фоторәсем. Каенатам Мартынов Ефим Павлович сурәтләнгән анда. Бу фоторәсем безнең өчен бик кадерле һәм истәлекле. Әтиебез күптән инде арабызда юк, ул 1986 елда вафат булды. Әмма без аның турындагы хатирәләрне күңелебездә хасиятләп саклыйбыз, әтиебезне бик еш сагынып искә алабыз. Үзебезнең шушы...
Минем кулымда - чит-читләре бөгәрләнә төшкән, саргаеп киткән иске фоторәсем. Каенатам Мартынов Ефим Павлович сурәтләнгән анда. Бу фоторәсем безнең өчен бик кадерле һәм истәлекле. Әтиебез күптән инде арабызда юк, ул 1986 елда вафат булды. Әмма без аның турындагы хатирәләрне күңелебездә хасиятләп саклыйбыз, әтиебезне бик еш сагынып искә алабыз. Үзебезнең шушы кыю солдат, батыр сугышчы һәм сугыштан соң алты бала тәрбияләп үстергән искиткеч әтинең дәвамчылары булуыбыз белән горурланабыз.
Каенатам хәрби хезмәтне Кызыл Армия сафларында 1939 елда башлап җибәрә. Монголиядә 82 нче Кызыл Байраклы артиллерия полкында хезмәт итә ул. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиебез сугышның беренче көннәреннән 1 нче Украина фронтының бишенче гвардия полкы составында дошманга каршы сугыша. Ул Мәскәү янында совет гаскәрләренең дошманга каршы һөҗүмнәрендә катнаша, полкташлары белән бергә күп шәһәрләрне һәм авылларны азат итә. Алар тәүлекләр буе дошман орудиеләре яудырган ут яңгыры астында булалар. Бомбалар шартлый, пушкалар гөрелди, баш өстеннән яман улап юнкерслар һәм миссершмитлар оча, җир яна… Ә солдатлар "Ватан өчен!" дип кычкырып танклар астына ташланалар, соңгы сулышларына кадәр үз позицияләрен саклыйлар һәм туган җирнең һәр адымын дошманнан яулап алу өчен аяусыз сугыш алып баралар.
Әтиебезгә Көнчыгыш фронтында сугышырга, 1943 елның августында Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнашырга да туры килә. Ул чакларны әти болай искә ала иде:
- Коточкыч авыр көннәр булды ул. Түзеп булмаслык эссе иде. Төтен күзгә керә, һавадан үлем ташучы снарядлар оча, әйләнә-тирәдә кан һәм үлем. Безнең танклар немецларның "тигрларына" һәм "пантераларына" каршы сугышалар, дошманга контрудар белән җавап бирәләр һәм һөҗүмне дәвам итәләр…
Курск дугасындагы сугышлардан соң аларның полкын Висла елгасы буена бераз ял итәргә күчерәләр. 12 гыйнварда зур һөҗүм башлана, каенатам Польша өчен барган сугышларда катнаша. Ул үзенең бик күп сугышчан дусларын югалта. Аларны искә алганда әтиебезнең йөрәге әрнеп сызлана иде. "Сугыш кына була күрмәсен, аналар һәм тол хатыннар һәлак булган газизләре өчен күз яше түкмәсен", - дип тели иде.
1945 елның 27 гыйнварында каенатамның ике аягы да яралана. Братислава шәһәреннән ерак түгел була бу. Госпитальдән соң аны пехотага отделение командиры итеп билгелиләр. Ә сугышны ул Прагадан 30 чакрымнар ераклыкта, Одерда тәмамлый. 1945 елның ноябрендә өйгә әйләнеп кайта. Әтиебез "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлар өчен", "1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән иде.
Һәр елны 9 Май иртәсендә без авылдашларыбыз белән сугышта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәл янына митингка җыелабыз. Һәйкәл итәгенә веноклар салабыз. Ә балалар сугышчан җырлар башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбриклибез. Ни аяныч, авылыбызда сугышта катнашкан бер генә ветеран да калмады.
Әйе, кеше гомере бик кыска, әмма шул кыска вакыт эчендә кеше күпме зур эшләргә сәләтле. Ул бүтәннәр бәхете өчен үз гомерен дә корбан итә ала. Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңгән әтиләребез һәм бабаларыбыз әнә шундый фидакарьләр иде. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Әмма искә алу гына аз, без аларның батырлыгына лаеклы булырга, сугышның кабатлануына юл куймаска тиешбез.
Нет комментариев