Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Уңыш бәйрәмендә бүләкләнделәр

7 октябрьдә "Уңыш-2011" республика бәйрәмендә районыбыздан 97 кешелек делегация катнашты.

"Баскет-Холл" спорт комплексында узган бу тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев, Үзәк Әлки территориаль идарәсе җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнделәр һәм бүләкләнделәр. Шулай ук Үзәк Әлки территориаль идарәсенең алдынгы комбайнчысы Мансур Гатин, механизатор Олег Пеняев, Көньяк Әлки территориаль идарәсе баш агрономы Искәндәр Хәйруллин, район агрохимигы Ирек Хәйретдинов, "Карга" терлекчелек комплексының машина белән сыер саву операторы Фирая Гәрәева дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Кукуруз урагы дәвам итә

Районыбызда икенче урак - кукуруз уңышын җыю эшләре бара.

Аның 9,4 мең гектары силоска салыначак, 3 мең гектарын бөртеккә суктыру планлаштырыла. 5558 гектар мәйданнардан кукуруз яшел массасы инде җыеп алынды. Терлекчелек фермалары һәм комплекслары азык базаларында 110 мең тоннадан артык силос запасы бар инде. 327 гектар мәйданнар бөртеккә суктырылган. Һәр гектардан уртача уңыш 40 центнер чамасы. 1295 тонна кукуруз бөртеге елдагыча махсус агрегат белән издерелеп җиңсәләргә тутырылган.

Хезмәтенә лаеклы бәя

"Безнең иң яхшы директор" республика конкурсында районыбызның Иске Матак мәктәбе директоры Мария Чванова җиңү яулады.

Мария Николаевна республиканың иң яхшы 50 директорының берсе булып танылды һәм 50 мең сумлык грантка ия булды.

Аттестация башлана

Районыбызда быел иллегә якын укытучы беренче һәм югары квалификацион категория алу өчен аттестация узачак.

Аттестация процедурасы инде башланды - 11 октябрьдән Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылардан гаризалар кабул итә. Узган атнада Яр Чаллы педагогика институты хезмәткәрләре аттестация мәсьәләләре буенча районыбызда укулар үткәрде.

Редакция бүләкләр өләшә

Киләсе яртыеллыкта да һәр гаиләгә "Әлки хәбәрләре" килеп торсын иде.

Бу дүшәмбедә район почта элемтәсе участогында элемтә бүлекчәләре начальниклары һәм почтальоннар белән эшлекле сөйләшүдә вакытлы матбугатка, аерым алганда, район газетасына язылу мәсьәләләре каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина район газетасы һәр йортка килеп торсын өчен почта хезмәткәрләренә бу подписка чорында да шактый тырышырга туры киләчәген билгеләп үтте.

Ә инде район газетасы редакциясе 2012 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу нәтиҗәләре буенча иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән почта хезмәткәрләренә кыйммәтле бүләкләр өләшергә җыена.

Әбүнәчеләр дә бүләксез калмаячак. Киләсе яртыеллык өчен "Әлки хәбәрләре"нә язылган газета укучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатырга ниятлибез. Призлар уйнатуда катнашу өчен район газетасына алты айга язылу шарт, һәм газетага подписканың беренче яртысында язылучыларга өстенлек биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев