Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ураза гаете белән!

19 августта бәйрәм ителәсе Ураза гаете белән мөселманнарны район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады.

"Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Барыгызны да изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Ураза гаете - барлык мөселманнарны берләштерүче, җир йөзенә игелек, мәрхәмәт кебек гомумкешелек кыйммәтләрен таратучы, рухи дөньябызны камилләштерүче, күңелләребезне сафландыручы мөкатдәс бәйрәм ул. Бу бәйрәмдә мөселманнарга хас тынычлык ярату, сабырлык, үзара ихтирам, яхшы күршелек, төрле конфессия вәкилләре арасында татулыкны һәм үзара аңлашып яшәүне ныгытуга омтылу кебек сыйфатлар аеруча калку күренә. Бәйрәм белән тәбрикләп, һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә шатлык, бәхет һәм иминлек, бәрәкәтле тормыш телим. Ураза гаете иманыбызны ныгытсын, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен, тоткан уразаларыгыз, кылган игелекләрегез кабул булсын!"-диелә котлауда.

Укытучыларның зур педсоветы

Бу атнада укытучыларның август киңәшмәләре башланды.

13-18 август көннәрендә укытучылар секция занятиеләрендә шөгыльләнә. 22 августта пленар утырыш була.

Бер бишеккә - ике малай

Карга авылында яшәүче Гөлсинә һәм Мансур Гатиннар гаиләсендә зур сөенеч - игезәк уллары туган.

Аларга бик матур исемнәр дә кушып өлгергәннәр - Ислам белән Рамазан. Нәниләр гаиләдә дүртенче-бишенче балалар. Әниләре дә, "егетләр" дә үзләрен бик әйбәт хис итәләр. Бу вакыйга Гатиннарның авылдашлары өчен дә шатлык, чөнки соңгы тапкыр игезәкләр Каргада моннан 31 ел элек туган булган.

Балалар ялга китә

"Каенкай" балалар приютында тәрбияләнүче бер төркем бала бүген "Васильево" санаториенә ялга китте.

Мәктәп яшендәге 11 бала санаторийда ике атна ял итәчәк. Ял программасында күңел ачу, дәвалану һәм тәрбия чаралары каралган.

Идарә начальнигы килә

23 августта районга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе начальнигы Илдар Сафиуллин килә.

Полиция полковнигы мөрәҗәгать итүчеләрне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр полиция бүлегендә кабул итәчәк. Моның өчен бүлекнең кизү частенә шылтыратып, алдан язылып куярга кирәк.

Республика көнендә бәйрәм чаралары

30 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм була.

Бәйрәмдә район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясаячак, балалар өчен "батут" аттракционы, уеннар оештырылачак. Бу көнне күп төрле спорт ярышлары да үткәрелә. Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында пляж волейболы, өстәл теннисы, йөгерү, ядрә этү, шашка (10.00), эстафета, кросс, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, бадминтон (11.00-12.00), стридбол, футбол буенча район чемпионаты матчлары (15.00), гер спорты, армспорт (19.00), "Алинә" универсаль спорт залында милли көрәш (10.00), балалар арасында велосипедта узышу (13.00), бокс (12.00), каратэ (19.00) ярышлары оештыру күздә тотыла.

Сәүдә итү, халыкка хезмәт күрсәтү өчен бәйрәмгә эшмәкәрләр чакырыла. Алар өстәмә мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яки 8(84346) 2-17-36 телефоны буенча ала алалар.

Хөрмәтле райондашлар! Республика көнендә бергәләп бәйрәм итәргә, күңел ачарга, спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз сезне.

Эшмәкәрләр игътибарына

Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җиһазларны финанс арендасына (лизингка) алу килешүе буенча түләүләрне кайтару белән бәйле чыгымнарның бер өлешен финанслауга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү өчен бизнес-проектларны икенче сайлап алу конкурсы үткәрелүен хәбәр итә (Лизинг-Грант) программасы).

Икенче конкурста катнашуга заявкалар 10 августтан 10 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһ., Петербург ур., 50 нче йорт адресы буенча кабул ителә. Программалар һәм аларда катнашу шартлары турындагы мәгълүмат ТР инвестицияле үсеш агентлыгының tida@tatar.ru сайтында "Программа поддержки предпринимательство" бүлегендә, шулай ук ТР эшмәкәрләренең http: //biztatar.ru/ support/ порталының "Программа господдержки" бүлегендә урнаштырылган.

Карарыгыз турында район башкарма комитетының төбәк үсеше бүлегенә хәбәр итсәгез иде. Тел.: 2-17-36.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ураза айрам