Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе әлкилеләрне дә борчый

    Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде. Билгеле, мондый очракларда төп фикерне ветеринария белгечләреннән, медицина...

    Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде.
    Билгеле, мондый очракларда төп фикерне ветеринария белгечләреннән, медицина хезмәткәрләреннән көтәбез. Табигатьтә һәр нәрсә үз законнары белән көйләнә бит: кайсыдыр төр җәнлек-җанварлар күпләп үрчи икән, димәк, моның өчен уңайлы шартлар бар, беренче чиратта азык җитәрлек. Ә төлкеләрнең баш саны арту тычканнар популяциясе торышына бәйле.
    -Тычканнар соңгы елларда котырып үрчи. Чөнки басу-кырлардан кукуруз, көнбагыш уңышын соң җыялар, кимерүчеләр өчен бу культуралар уңышы менә дигән сый. Икенчедән, аучылар да хәзер төлкеләрне ауларга атлыгып тормый. Бердән, файдасы юк, аның тиресен беркайда да кабул итмиләр. Ә төлкене атып алу өчен патрон кирәк, ул шулай ук бәя тора бит,-дип аңлатма бирә район ветеринария берләшмәсе табибы Ринас Сафин.
    Күп йөрүчеләр әйтүенчә, юл буйларында төлкеләрне бик еш күрергә була. Кыргый җанварлар төп инстинктларның берсе булган курку хисен онытканнар бугай: трассада чабышкан машиналарга исләре дә китми, алар юлга чыга, тапталып һәлак була яисә транспорт хәрәкәтен кызыксынып күзәтә. Бусы инде төлкеләрнең сәламәтлегенә карата шик тудыра. Котыру чире белән авыручы җанварлар үз-үзләрен шулай тота бит.
    -Әйе, быел төлкеләр арасында авырулары да күп. Үткән 2013 елда аучылар ярдәме белән котыру чиренә каршы рабивак дип аталган вакцина таратылган иде. Ә быел бу максатларга республика бюджетыннан акча бирелмәде. Нәтиҗәдә, йогышлы авыру җәнлекләр арасында бернинди чикләүсез тарала,-ди Ринас Сафин.
    Инде котыру чире турындагы белешмәгә күз салыйк. Котыру - кешеләрдә һәм хайваннарда була һәм һәрчак үлемгә китерә торган бик куркыныч йогышлы авыру ул. Кешегә әлеге чир вирусы ешрак авыру җанвар тешләү, аның селәгәе тәндәге берәр ярага эләгү сәбәпле йогарга мөмкин. Котыру дөньяның 80 илендә даими теркәлеп тора, ел саен шушы авырудан 30 мең кеше һәлак була.
    Республикабызда хәлләр шулай ук катлаулы: быел хайваннарга котыру чире йогу белән бәйле йөзгә якын очрак теркәлгән инде. Имин булмаган урыннарда карантин куелган. Безнең районда да былтыр биш, быел бер очрак теркәлде. Кешеләр арасында, бәхеткә каршы, бу чирне йоктыручылар юк. Әмма ел башыннан алып район үзәк хастаханәсенә төлке тешләгән 23 кеше, этләрдән зыян күргән 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Табиблар аларны хастаханәгә салып, прививка ясаганнар.
    Өстә аталган санитария-эпидемиология комиссиясе утырышы бәлага каршы нинди чаралар күрү кирәклеген карарлар белән билгеләде. Алар арасында кыргый җанварларның, хуҗасыз эт-мәчеләрнең санын чикләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен вакциналау, авылларны чиста, чүплекләрне тәртиптә тоту, этләр хуҗаларына дүрт аяклы дусларын асрау кагыйдәләрен кабат искәртү, дәвалау учреждениеләрен тиешле препаратлар белән тәэмин итү кебекләре бар.
    Әмма "батучыны коткару- аның үз эше" дигән сүзләрне онытмыйча, беренче чиратта һәркайсыбыз үзе уяу булсын, котыру чире китереп чыгарырдай хәлләргә юлыкканда тизрәк җирле хакимият органнарына хәбәр итсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: