Урман чибәреннән яман “күчтәнәч”
Көзнең озын һәм җылы килүе тәэсир иттеме, табигать балалары төлкеләр еш күренә быел. Машина белән ерак юлга чыксаң, трассада тапталган төлке гәүдәсенә юлыгасың. Үткән атнада Казаннан соңга калып кайтканда юл кырыенда тере төлкене күреп шаккаттык: исе дә китми, бер-бер артлы үтеп торган машиналарны кызыксынып күзәтеп утыра. Хезмәттәшебез көтү чиратын үткәреп...
Рафик Мөктәсимович, быел төлкеләр чынлап та күпләп үрчедеме соң, әллә шулай тоела гынамы. Аларның санын кем булса да исәпкә аламы?
-Чынлап та, быел төлкеләр кагуляциясе үсте. Бу җанвар бит бик тиз үрчи, әнкә төлке унлап бала китерергә сәләтле. Норма буенча дип әйтик инде, 2 мең гектар мәйданда 3-4 әнкә төлке булса, шул җитә. Төлкеләрнең якынча исәбен аучылар алып бара, алар мониторинг белән шөгыльләнә! Купшыкойрыкларның күпләп үрчүе җанварлар дөньсына да зыян китерү сәбәпле, аучылар аларны махсус аулыйлар. Кемгәдер, бәлки, каты бәгерьлелек булып тоелса да, барлык төлкеләрнең 70 процентын аучылар атып алу яхшы.
-Кешеләр өчен дә куркыныч булган котыру авыруын нигездә төлкеләр тарата, дибез. Моны ничектер контрольдә тотып, кисәтү чаралары күреп булмыймы соң?
-Була да, без моны район аучылар оешмасы ярдәмендә эшләп тә торабыз.
Үткән кыш ахырында 16 мең доза Синраб вакцинасы алып кайттык. Ә аучыларыбыз аларны төлке өннәре тирәләренә таратып чыктылар. Бер атнадан тикшереп карадылар - төлкеләр вакциналы конфетларның 88 процентын "татып караганнар". Әлеге вакцина төлкеләрдә котыру чиренә каршы 1 елга җитәрлек иммунитет булдыра. Һәм мондый чараны ел саен күрәбез.
-Нәтиҗәләр бармы соң?
-Әйдәгез, саннарга күз салыйк. 2005 елда Татарстанда терлекләр арасында 319 котыру очрагы теркәлгән иде, 2010 елда - 239. Шуннан соң 2011 елда бу сан ике тапкыр диярлек кимеде. Ә кешеләрнең авырып китү очраклары бөтенләй булмады.
-Котыру чирен төлкеләр генә таратамы, әллә башка җанварлар "гаепле" очраклар да бармы?
-Котыру чире балыкларда, ташбака һәм еланнарда гына очрамый, җылы канлы җанварлар барысы да бу куркыныч авыруга бирешә. Аны бүреләр, этләр дә, башка җанварлар да таратырга мөмкин. Эш шунда ки, котыру чирен китереп чыгаручы вирус авыру җанварның селәгәе аша тапшырыла. Төлке, эт, бүре тешләсә яисә аның селәгәе тәндәге кечкенә генә ярага эләксә дә, мәкерле вирус яңа корбанына күчеп өлгерә. Безнең районда төрле очраклар булды. Шул уңайдан монысы 6-7 ел элек Хурада авылында булган очракны искә төшереп үтик - анда бер хатын кызга бүре һөҗүм иткән иде. Бәхеткә, вакытында хастаханәгә китерелеп, тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәч, аның гомерен саклап калу мөмкин булды.
-Рафик Мөктәсимович, табиб булып эшләү чорында сезгә андый хәлләр белән еш очрашырга туры килгәндер. Гыйбрәт булсын, дигәндәй, кайберләрен искә төшереп үтегез әле.
-Быел, әйтик, терлекләрнең котыру чире белән авыруының 3 очрагы теркәлде инде - Яңа Баллыкүл, Татар Чиябашы, Базарлы Матак авылларында. Һәр өчесендә дә төлке шәхси хуҗалыкларга үтеп керү белән бәйле. Иң күп очракларны 2009 елда теркәгән идек (13). Карга авыл җирлегендә 2009 елда 5 тапкыр шундый хәл булды. Котыру чире йоктырган хайван кешеләргә, башка терлекләргә ташлана, һөҗүм итә.
Моннан 7 ел элек Борнайда бер сыер котырып, бөтен каралты-кураны, сарай-кардаларны ишеп бетергән иде, әйтерсең, йортка трактор кергән. Кошкида котырган сыер янәшәсендәге тананы тешләгән. Үзен үтереп, башын анализга җибәрдек, ә тананы аерып ябып куйдык. Анализ нәтиҗәләре безнең шикне раслады, җитмәсә, унике көннән соң танада да авыру билгеләре күренә башлады.
-Инде, Рафик Мөктәсимович, газета укучыларга практик киңәшләрегезне дә бирсәгез иде Йортка көтмәгәндә урман кунагы килеп керсә, шуның өстенә әле өй сакчысы эткә һөҗүм итсә, хуҗага ни эшләргә?
-Гадәттә, хуҗалар йортта төлке йөргәнне күреп, аны тизрәк үтерергә тырышалар. Ә мәетен я чыгарып ташлыйлар, я күмеп куялар. Бер дә дөрес эш түгел. Үтергәнсез икән инде, үләксәсеннән котылырга ашыкмагыз, ветеринария табибы килгәнне көтегез. Тизрәк безгә хәбәр итәргә онытмагыз. Телефоннарыбыз 20-2-45, 20-2-46. Этне тешләп качса, аны аерым ябып куярга, янына балаларны җибәрмәскә кирәк. Маэмайны 15 көнләп күзәткәч, авыру билгеләре сизелмәсә (авызыннан күпләп селәгәй ага, хайван судан курка, ырылдый, кешеләргә ташлана), аны иреккә җибәрергә дә була. Ләкин котыру чире билгеләре сизелсә, этне атарга, үләксәсен яндырырга туры килә, билгеле.
Мисыр фараоннарының ауга йөрүләрен тасвирлаган язмаларда ук (безнең эрага кадәр 3500 еллар элек) котыру чире очраклары телгә алынган инде. Бу авырудан терелү әлегә мөмкин түгел дип санала. Шуңа күрә уяу булырга кирәк. Җирән төлкенең сезгә "кунакка" килгәненә, үзен әрсез тотуына юлыккансыз икән, тизрәк өстә әйтелгән телефоннар буенча шылтыратыгыз һәм саклык чаралары күрегез. Юкса, аның йортыгызга яман "күчтәнәч" алып килгән булуы да бик мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев