Уртага салсаң, сөйләшер сүз аз түгел
Составына Юксыл, Катюшино, Югары һәм Түбән Колчурино авыллары кергән җирлектә 196 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 569 кеше яши. Араларында татарлар бик аз гына, руслар бар. Әмма күпчелеге (451 кеше) чуашлар. Бу милләткә хас тыйнаклык, тырышлык, үҗәтлек белән көн күрә халык монда.
Соңгы елларда үткәрелеп килгән җыеннарның берничәсендә рәттән катнашырга туры килде миңа. Түбән Колчурино авылында бер үк проблемаларны да шулай ук күп тапкыр күтәреп карады авыл халкы. Әйтик, авылдан елга белән бүленеп, утрау хәлендәге калган Кыр урамында яшәүчеләр ким дигәндә 4-5 ел инде күпер төзүне үтенәләр. Җыен саен шул турыда әйтеп карыйлар да, чираттагы "булыр, төзербез"не ишетеп, әллә ышанып, әллә юк, тынып калалар. Мөгаен шушы урамда яшәүче ир-атлар түземлекләре бетеп, балта-чүкеч тотып чыксалар, күптән ышанычлы күпер корып куяр иделәр.
Дөрес, соңгы ике елда күңел күтәрерлек үзгәрешләр шактый булган биредә. Иң сөенечлесе - асфальтланган юллар төзелү. Шуның өстенә Түбән Колчуринода модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Шул ук Кыр урамында яшәүчеләр өчен дә сөенечле яңалык бар - суүткәргечләрне алыштыру программага кертелгән, барлык әзерлек эшләре башкарылган, иң мөһиме проект документлары өчен акчасы түләнгән. Шулай итеп күптәннән килгән проблемаларның берсе алдагы яз-җәй көннәрендә хәл ителәчәк.
Тагын бер сөенче - Түбән Колчуринода үзенә мәктәп белән балалар бакчасын да сыйдырырлык мәдәният йорты төзүне махсус программага кертү буенча эш алып барыла. Башлангыч мәктәпнең бүгенге бинасы, тарихи һәйкәл булып саналырлык "яшькә" җитүе сәбәпле, һич кенә дә балаларга заманча белем-тәрбия бирү вазыйфасын үтәрлек хәлдә түгел. Әлегә укучыларның өлкәнрәкләре Югары Колчурино мәктәбенә җәяү йөреп укый. Дөрес, ул авылда үткән җыенда мәктәп язмышы турында борчулы сөйләшү дә булды. Сүзнең төбе һаман шул бер - укучылар санының бик нык кимүе. Хәзер Югары Колчурино мәктәбендә бер укытучыга нибары дүрт укучы бала туры килә икән.
Авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда терлек саны да шактый икән: биредә 115 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 80 баш сыер, 185 баш дуңгыз асрала. Сыерларны ясалма орлыкландыру пункты эшләп тора. Элегрәк үзләреннән арткан сөтне тапшыручылар бик аз булган авыл җирлеге үткән елда бу күрсәткечне 6 тапкыр арттырган! Тик менә "Хузангай" кооперативы җитәкчеләрен дә, җирлек башлыгын да ничә ел инде бер үк мәсьәлә борчый - хуҗалары бу терлекләрен иреккә куып чыгаралар да, бозау-дуңгызлар кооператив кырларын таптап, "каты борынлылары" казып эштән чыгаралар, уңышка зур зыян салалар. Бусы да - күптәнге "төен": хуҗалык җитәкчеләре әлегә катгый чаралар күрми, ә терлек хуҗалары үзләре ояла белми.
Авыллардагы җыеннарда "Хузангай" кооперативы җитәкчесе урынбасары Валерий Юманов та катнашты һәм төгәл саннарга таянып, "элек чүп үсеп утырган мәйданда заманча көчле хуҗалык үсеп чыкты" дигән фикерен раслады: күпме һәм нинди төр культуралар чәчкәннәр дә уңыш алганнар, чыгымнары күпме булган, керемнәре нинди саннар белән исәпләнә… Валерий Тимофеевич әйтүенчә, кооперативка җирләрен тапшырганнарга дивиденд түләнгән, кибетләрдә Хузангайда тарттырылган он-ярма, сыктырылган үсемлек мае түбән бәяләрдән сатыла. Кырларны сугаруга керешмәкчеләр, моның өчен төрле авылларда буалар төзү планнары да бар. Аңа сорау бирүче дә табылды:
-Сезгә тапшырылган җир өчен салым түләүне таләп итеп хат килде, нишләргә?-диде берәү.
-Без барлык салымнарны тулысынча түлибез, салым органнары ялгышлыгыдыр, борчылмагыз да, түләмәгез дә, безгә хәбәр генә итегез,-диде Юманов.
Түбән Колчуринода цифрлы телевидение кирәксенүчеләр бар икән.
-Авылыгызда андый мөмкинлек бар, гариза белән район электр элемтәсе узелына мөрәҗәгать итегез. Цифрлы телевидениегә тоташтыру бәясе 5200 сум, бушлай 11 канал тәкъдим ителә, тагын да күбрәк кирәк, дисәгез, һәр өстәмә канал өчен 6 дан 20 сумга кадәр айлык түләүләр кертәсе була,-дип аңлатты электр элемтәсе узелы белгече Николай Юзупов.
-Аз керемле гаиләләрдәге сабыйларга бушлай бала азыгы бирәләр. Без, шөкер, андыйлар категориясенә кермибез, әмма ул тәмле мәмиләрне үз балабызга сатып алыр идек. Бу мөмкинме?-дип сорады Югары Колчуринода бер әти. Әлеге сорауга җавапны соңрак, район үзәгенә кайткач эзләдек һәм менә нәрсәләр ачыкладык: сабыйларга Казаннан махсус транспорт белән китерелә торган ризык районда сатылмый, аның өчен махсус сәүдә ноктасы булу зарур. Казанда андый кибетләр бар икән. Ә менә аптекаларыбызда яңа туган балалар өчен төрле сөтле эчемлек, сок, коры (порошоксыман) боткалар, яшелчәле, җиләк-җимешле, хәтта итле пюрелар ассаортименты бик бай, фәнни нигездә, балалар физилогиясенә яраклаштырып әзерләнгән ул ризыкларның сабыегыз яратканын сайлап алу мөмкинлеге зур.
Югары Колчуринодагы җыенда авыл уртасындагы күлне чистарту мәсьәләсен күтәрделәр, ә Виталий Ларионов Иван Иванович Казанковка бөтен гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаганы, район авылларын аякка бастыруда булышканы өчен ничек булса да бүләкләргә кирәк, дигән тәкъдимен кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев