Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юхмачы пекарнясы җитәкчесе эшмәкәр Рафис Ганиуллин III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган бу җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр "Ярдәм" мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, Иске Татар бистәсен карап йөрделәр. Икенче көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында осталар һәм һөнәрчеләр җитештергән товарлар, халәл продукция ярминкәсен карадылар. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта булдылар....

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган бу җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр "Ярдәм" мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, Иске Татар бистәсен карап йөрделәр.

Икенче көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында осталар һәм һөнәрчеләр җитештергән товарлар, халәл продукция ярминкәсен карадылар. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта булдылар.

Эшмәкәрләр Самара өлкәсенең Гали авылында булып шушы төбәктә авыл туризмы үсеше белән таныштылар.

Рафис Ганиуллин әйтүенчә, эшмәкәрләр җыенында ул үзе өчен күп кенә кызыклы яңалыклар белән танышкан, кирәкле мәгълүмат алган.

фото vk.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев