Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Үзебезнең табиблар өчен тавыш бирик

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрә торган "Ел табибы-Ак чәчәкләр" бәйгесенең финалына чыгучылар арасында районыбызның ике табибы да бар.

Министрлык әлеге бәйгене ел саен үткәрә. Быел конкурс комиссиясе биш номинациянең һәркайсында иң лаеклы өч кандидатураны финалда тавыш бирүгә үткәргән. Номинантлар исемлегендә Яңа Салман табиблык амбулаториясе баш табибы Әнвәр Кәтиев ("Иң яхшы беренчел звено табибы" номинациясендә) һәм Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов ("Ел медицина хезмәткәре" номинациясендә) бар. Әлеге табибларның икесе дә район халкына билгеле шәхесләр. Аларның хезмәте олы бәяләүгә лаек. Финалга чыгучылар арасыннан җиңүчеләрне билгеләүдә интернет-тавыш бирү зур роль уйнаячак. Без дә якташ табибларыбыз өчен тавыш бирик. Тавыш бирү тәртибе болай: компьютер аша республика Сәламәтлек саклау министрлыгының "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2013" конкурсы сайтын ачып, Ә.М.Кәтиевкә, И.М.Шәмсетдиновка дип тавыш бирәсе. Бер компьютердан бары бер тавыш исәпкә алына. Район газетасы редакциясе табибларыбыз өчен үз тавышларын юллады. Номинантлар өчен тавышларны 10 июньгә кадәр бирергә мөмкин.

Юл төзүчеләрнең "урак өсте"
"Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки участогы эшчеләре районда юлларның сыйфатын яхшырту буенча күләмле эш алып баралар.
Хәзер озынлыгы 6100 метр булган Иске Салман-Иске Тахтала автоюлы реконструкцияләнә. Әлеге юлның 1,7 километрына инде түшәмә катламы һәм вак таш салынган. Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендәге бригада Тахтала юлының беренче чакрымын асфальтлый да башлаган. Участок начальнигы урынбасары Фәнил Гыйльфанов кул астында монтажчылар әлеге юлга суүткәргеч торбалар салуны төгәлләп киләләр. 1 һәм 1,5 метр диаметрлы барысы 6 торба салынган. Июль урталарына әлеге юл төзелешен төгәлләү күздә тотыла. Аннан соң юлчылар юл билгеләре, сигнал баганалары кую, разметкалар салу эшенә керешәчәк. Бер үк вакытта Алексеевск-Югары Колок-Югары Кәчи-Йолдыз юнәлешендә 5600 метр озынлыгындагы юлда эшләр бара. Биредә җир эшләре - аерым участокларны профильләү һәм киңәйтү, борылышларның радиусын арттыру кебек хезмәтләр башкарыла.

Чыгарылыш имтиханнары башланды
27 майда 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханының беренчесен тапшырдылар.
Тәүге сынау рус теленнән булды. Ул быел ярты сәгатькә озайды - өч сәгать ярым дәвам итте. Барлык унберенчеләр БДИ ны гимназия бинасында тапшырдылар. Быел, мәгълүм булганча, имтихан тапшыру шартлары тагын да кырысланды. Аерым алганда, бүлмәдә кәрәзле телефон сигналларын "сүндерү" җайланмалары урнаштырылды. Имтихан нәтиҗәләре бер атнадан билгеле булачак. Ә тугызынчылар дәүләт йомгаклау аттестациясен математикадан имтихан белән кичә башлап җибәрделәр.

Кызлар атнасы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч кыз дөньяга килде.

8 июнь - район Сабан туе
8 июньдә, шимбә көнне, "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә район Сабан туе була.
Сабан туе программасы бик бай. Анда районның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, спорт ярышлары, татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы һәм башка аттракционнар булачак. Бәйрәмдә артистлар, үзешчән сәнгать осталары зур концерт белән чыгыш ясар, уеннар оештырылыр, җыр-музыка яңгырап торыр. Халыкка төрледән-төрле сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк.
Бәйрәм алдагы көнне - 7 июнь кичендә үк башлана. Бу көнне яшь көрәшчеләр мәйданда көч сынашачак, күңел ачу, биюләр оештырылачак.
Райондашларыбызны, кайткан кунакларны Сабан туена чакырабыз!

Хроника
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) директоры итеп Вафин Рамис Рөстәм улы билгеләнде.
Ул әлегә кадәр татарча көрәш буенча тренер-укытучы иде. Моңарчы ДЮСШ директоры булган Гыйматдинов И.Р. үз теләге белән эштән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев