Вәлиевлар медальгә лаек булды
Үткән якшәмбедә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
Бу бәйрәм хөрмәтенә илебездәге иң нык саналган һәм ихтирам казанган гаиләләргә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру матур традициягә әверелде. Безнең районда өч гаилә әлеге медальгә ия булган иде инде. Ә быел "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Карга авылында яшәүче Әнвәр һәм Мәдинә Вәлиевларга тапшырылды. Әнвәр Салихҗан улы белән Мәдинә Гарифулла кызы утыз елдан артык тату, матур гомер итәләр. Райондашларыбызга алар күркәм эшләре, игелекле гамәлләре белән билгеле. Вәлиевлар өч кыз үстерделәр, инде ике оныклары да бар.
ЗАГС бүлеге хәбәренә караганда, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан районыбызда алты пар никахлашкан. Елның беренче яртысында исә 46 гаилә төзелгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 14 кә кимрәк. Өйләнешүчеләр быел бөтен Татарстан буенча да кимрәк, ЗАГС хезмәткәрләре моны кәбисә елы белән бәйлиләр.
Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.
Ул гаиләдә беренче бала.
Юл һәлакәте
6 июльдә Әхмәт авылы янында булган юл һәлакәтендә кеше һәлак булды.
Кичке алтылар тирәсендә авылга керү юлында "ВАЗ-Приора" автомобиле йөртүчесе идарәне югалта, һәм машина күтәртелгән юл астына тәгәри. Йөртүче (ул Самара өлкәсеннән) фаҗига урынында ук җан бирә. Беренче тикшерү нәтиҗәләре буенча, шофер руль артында исерек булган дигән шик бар. Автомобильдәге дүрт пассажир (берсе яшь бала) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.
Ярдәм кулы сузыйк
Краснодар краеның Кырым шәһәрендәге су басу белән бәйле фаҗигале хәлләрне бөтен ил халкы тетрәнү белән кабул итте.
Табигать казасы бик күпләрнең гомерен өзде, сәламәтлегенә җитди зыян салды. Йортсыз-җирсез, бернинди мөлкәтсез калучылар да бихисап. Фаҗига кичерүчеләргә бу авыр көннәрдә ярдәм итү өчен ил халкы алар өчен матди средстволар җыя башлады. Республикабыз халкы да әлеге игелекле эшкә актив кушылды.
Райондашларыбыз арасында да Кырым халкына ярдәм кулы сузарга теләк белдерүчеләр бар. Бүген барлык әлкилеләргә мөрәҗәгать итеп, каза күргән ватандашларыбызга булдыра алганча булышлык күрсәтергә чакырабыз. Су басуга дучар булган кешеләр бүген бик күп нәрсәгә мохтаҗ. Алар өчен нигездә менә бу әйберләрне җыю зарур: шешәләрдәге су, беренче сортлы бодай оны, макарон изделиеләре, карабодай ярмасы, балалар өчен коры сөт ризыклары, ит һәм балык консервлары, шырпы, шәмнәр, бияләйләр, эш перчаткалары, ир-атлар, хатын-кызлар өчен кием-салым, урын-җир әйберләре (мендәрләр, матрацлар, юрганнар, одеаллар, җәймәләр, йокы капчыклары һ.б.), кер юу, шәхси гегиена средстволары, памперслар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.
Райондашларыбыз бу игелекле гамәлгә кушылырлар дип өметләнәбез. Әйберләрне район социаль яклау бүлегенә китерү зарур.
Белешмәләр өчен тел.: 20-0-31 (район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.А.Платонова), 20-8-90, 20-8-89 (социаль яклау бүлеге җитәкчеләре). Авыл җирлекләре советларына да мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев