Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәфис Фәсахов: "Балачакта ук инде умарта асраучыларга кызыга идем"

    Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар. Мавыктыргыч һәм кызыклы умартачы хезмәте дә күп серләргә ия. Үргәгар авылыннан Рәфис Фәсахов һөнәре буенча урманчы. "Әлкиурман" предприятиесендә инженер булып эшли ул. Шуның өстенә Рәфиснең яраткан шөгыле дә бар, ул - умартачы. -Умарта кортлары белән кызыксынуыңның сәбәбе нидә? Ул кайчан башланды?-дип сорадым мин Рәфистән әңгәмәбез...


    Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар. Мавыктыргыч һәм кызыклы умартачы хезмәте дә күп серләргә ия.
    Үргәгар авылыннан Рәфис Фәсахов һөнәре буенча урманчы. "Әлкиурман" предприятиесендә инженер булып эшли ул. Шуның өстенә Рәфиснең яраткан шөгыле дә бар, ул - умартачы.
    -Умарта кортлары белән кызыксынуыңның сәбәбе нидә? Ул кайчан башланды?-дип сорадым мин Рәфистән әңгәмәбез башында.
    -Балачакта ук инде умарта асраучыларга кызыга идем. Мөгаен, бу кызыксыну күңелемә салынган булгандыр,-дип куйды Рәфис.
    Аңа 15 яшьләр чагында бер хәл була: очып баручы умарта күчен күреп ала үсмер. Һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый.
    -Бернинди коралым да юк иде. Рәхмәт Сибгатуллин Илсурга, иске генә бер битлек һәм төтенләгеч бирде ул миңа,-ди Рәфис.
    Ул вакытта иске генә оя табып, табылдыгын шунда урнаштыра егет. Һәм җәй буе умартачылык серләренә өйрәнә. Ялгышлары да була, билгеле, әмма Рәфис үҗәтләнеп эшли.
    Икенче елны тагын ике оя умарта ала, аннары оялар санын бишкә җиткерә. Бал саткан акчасына кирәкле җиһазлар булдыра. Хәзер инде, билгеле, аның барлык кирәкле эш кораллары да, җайланмалары да бар.
    -Җәй уртасы бит, хәзерге вакытта умартачылыкта нинди эшләр бетереп ятасыз?-дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
    -Чынлап та, эшнең иң кызу чагы. Иртәдән кичкә кадәр мәшәкатьтә. Кортлардан бал җыйдыру өчен өстәмә кәрәзләр куям. Оядагы аскы кәрәзләргә җыйган бал кортларның үзләренә кышкы азык итеп калдырыла. Июль урталарына таба беренче кәрәзләрне алырбыз һәм бал кудырырбыз дип уйлыйм. Әле менә юкә чәчәктә утыра, алардан бал җыю өчен умарталарны урманга күчерәбез.
    -Умартачылар әйтүенчә, ояның көчлелеге, бал җыюга сәләте ана кортка бәйле. Әйт әле, ояда тагын нинди кортлар була?
    -Әйе, умарта гаиләсенең куәте ана корттан тора. Шуңа күрә бу кортны ояда ике елдан артык тотарга киңәш ителми. Гаиләдә 20-60 меңләп эшче корт була. Алар бал ясыйлар, кәрәз төзиләр, оядагы башка эшләрне үтиләр. Өченче төр кортлар - сорыкортлар, алар ана кортны аталандыру өчен кирәк. Кышка керер алдыннан эшче кортлар сорыкортларны оядан куып чыгаралар.
    -Ни өчен умарта гаиләсе күч аера?
    -Кайчак гаиләдә ана кортлар саны артып китә, оя тыгызлана. Шуннан соң ана кортларның берсе, кайчак берничәсе, умарта кортларының бер өлешен ияртеп оядан чыгып китәләр һәм аерылып яши башлыйлар. Бу умарта оялары санын арттыру мөмкинлеге бирә. Әмма төп оя көчсезләнеп калырга мөмкин. Шуңа күрә корт гаиләләрен гел карап, тикшереп торырга кирәк,-дип мавыгып сөйли Рәфис. Күренеп тора, ул умарта кортларын чынлап торып ярата, шөгыленнән тәм таба.
    -Хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә төрлечә ярдәм күрсәтелә. Умартачыларга бармы мондый ярдәм?-дип кызыксынам мин.
    -Уйлап карасаң, умартачыга әллә ни булышасы да түгел, дөрес итеп эшне генә оештырырга кирәк. Умартачылык - отышлы тармак, керткән чыгымнар өч елда тулысынча каплана,-ди Рәфис.
    -Танышларым узган җәйдә алган балларын сата алмыйча аптырадылар. Ә син балны ничек реализациялисең?
    -Балның сыйфаты яхшы икән, сатып алырга теләүчеләр табыла. Әлбәттә, рапс һәм көнбагыштан җыелган балны урнаштыру читен. Шуңа күрә мин умарталарны болын һәм урманнарга алып чыгам, карабодай кырлары тирәсенә күчерәм,-дип серен ача егет.
    -Кайчак сатуда яңа аерткан сыман сыек бал очратырга мөмкин. Бал шулай озак вакыт куермыйча торамыни?
    -Әйе, озак утырмый торган бал да очрый, әмма бик сирәк. Куерган балны җылытсаң, сыеклана, әмма файдалы сыйфатларын тулысынча югалта. Бәлки, шундый балга юлыккансыздыр,-дип көлеп куйды умартачы.
    Ә менә файдалы сыйфатлары турында сөйли башласак, бик күп урын алыр иде ул хактагы мәгълүмат. Бал организмны ныгыта, нервларны тынычландыра, төрле авыруларны дәвалаганда кулланыла. Болар һәм умартачылыкның башка яклары турында Рәфис белән озак сөйләштек. Кызыклы әңгәмәдәш, бик күпне белүче кеше булып чыкты ул. Соңгы елларда бал кортларының күпләп һәлак булуына да бик борчыла икән Рәфис. Иген басуларын химикатлар белән эшкәртү умартачылыкка зур зыян сала. Бу чараларның кайчан башкарыласы турында кайчак хәбәр җитешми. Әгәр алдан әйтеп куйсалар, югалтуларны бик нык киметеп булыр иде, диләр район умартачылары да.
    ...Җәй дәвам итә. Кояшлы җылы көннәр, болын тулы чәчәкләр кортларны эшкә өнди. Димәк, умартачының тырышлыгы юкка булмаячак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: