Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Яңа елда тагын да күбрәк булыйк!”

Яңа ел белән! Җиргә 2014 елның аяк басуын игълан итеп Кремль курантлары сугуга, гаиләләре, туганнары, дуслары белән бергә Яңа елны каршылаган әлкилеләр авыл уртасына, мәдәният йортлары каршына урнаштырылган бәйрәм чыршылары янына ашыкты.

Табигать тә бит бәйрәм көннәрендә үзенчәлекле "рекорд куйды": һава температурасы 2 градустан түбән төшмәде.
Базарлы Матак үзәгендә аллы-гөлле утлары белән балкып утырган, бу төндә аеруча купшы, матур күренгән Төп чыршы янына да йөзләгән кеше җыелды. Монда инде район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм программасын башлап җибәргән: дәртле җыр-музыка, котлаулар яңгырый иде. Соңгармыйча-көттермичә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Чыршы тирәсендә халык артканнан арта барды. Кешеләр - танышы да, таныш түгеле дә - бер-берсен Яңа ел белән тәбрикләде, имин, уңышлы ел килүен теләде. Иң кызыклы Яңа ел тостына конкурсны да халык "кутәреп алды". Авылдашларга, райондашларга ихлас котлауларын җиткереп, теләкләрен матур җырлар белән дә "беркетеп" куючылар байтак булды.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлавын бәйрәмгә җыелган халык көчле алкышлар белән каршы алды.
- Хөрмәтле дуслар, райондашлар! Яңа ел белән сезне! - диде Фердинат Мидхәтович.- Узган 2013 ел районыбыз өчен уңышлы булды. Без аны авыл хуҗалыгыннан 3 миллиард сум акчалата керем белән төгәлләдек. Гомумән, районыбызның һәр тармагында уңай үзгәрешләр күп булды. Һәм болар барысы да бөтен район халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Бердәм, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, райондашлар! Яңа Ат елы һәркемгә сәламәтлек, һәр гаиләгә иминлек, муллык китерсен. Ул шулай булыр да, ат бит яу кырында да, тыныч хезмәттә дә кешегә ярдәмче, таяныч булган җан иясе. Барыбыз өчен дә олы хәсрәткә әверелгән авиаһәлакәт ише фаҗигаләр бүтән беркайчан да кабатланмасын. Киләсе 2015 елны да шулай барыбыз бергә каршы алыйк. Яңа елда тагын да ишәик!
Төнге күкне гаҗәеп матур төсләр белән балкыткан бәйрәм фейерверкы Яңа ел төненә тагын да күтәренкелек, кабатланмас ямь һәм сихрилек өстәде.
Яңа ел төнендә районның барлык авылларында халык бәйрәм чыршылары янында күмәкләп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев