Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юлчыларның эше кызу

Үткән тәүлектә юл хезмәтчәннәре 200 чакрым юлны кардан чистарттылар, бозлавык урыннарга 80 тонна (сезон башыннан 713 тонна) тоз-ком катнашмасы сиптеләр.

Декабрь кергәннән бирле туктамаган кар-буран юлчыларга шактый эш чыгарды. "Алексеевскдорстрой" ААҖнең Әлки филиалы эшчеләре бу көннәрдә ике сменада хезмәт куялар. Юлчылар кышны ныклы әзерлек белән каршы алдылар. Аларның бу чорда эшләүгә җайлаштырылган 25 техника берәмлеге һәрчак әзерлек сафында.

Икенче урак төгәлләнүгә бара
Районда көнбагыш суктыру төгәлләнде.
"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары басуларында 16143 гектар мәйданнан 26593 тонна көнбагыш суктырып алынды. Механизаторларыбызны әле 847 гектарда урылмаган кукуруз кырлары көтә.

Күп балалы әниләр - Казанда бәйрәмдә
28 ноябрьдә Камал театры бинасында узган "Әниемә чәчәк бәйләме" исемле республикакүләм чарада райондашларыбыз да катнашты.
Әниләр көненә багышланган әлеге бәйрәм тантанасына бездән күп балалы әниләр династияләре вәкилләре барды. Болар - Ташбилгедән Минзәлифә Зәйдуллина, аның кызы Гөлсинә Ситдыйкова, Гөлсинәнең кызы Гөлфирә Гатауллина һәм Түбән Салманнан Таһирә Гобәйдуллина, Равилә Мәҗитова, Вәлия Вәлиева.

Полициягә, прокурорга сорауларыгыз бармы?
12 декабрь - Россия Конституциясе көне гомумроссия гражданнарны кабул итү көне дип игълан ителде.
Шушы көнне 12.00-20.00 сәгатьләрдә прокуратура бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур., 21) район прокуроры, юстиция советнигы Руслан Гыйзәтов гражданнарны кабул итәчәк. Белешмәләр өчен тел.: 2-07-39.
***
12 декабрьдә 10.00-18.00 сәгатьләрдә район эчке эшләр бүлеге бинасында исә полиция начальнигы, полиция подполковнигы Әгъләм Тукмаков эш кабинетында (Базарлы Матак ав., Ленин ур. 3) гражданнарны кабул итәчәк.Тел.: 2912-910, 2-12-05.

Ноябрь туйларга бай булды
Үткән айда районыбызда 14 пар никахлашкан, 1 генә гаилә таркалган.
Ноябрьдә 11 бала дөньяга килгән, 23 кеше бакыйлыкка күчкән. Ел башыннан бирле районыбыз халкы яңа туган бәбиләр хисабына 166 кешегә арткан, 101 туй булган, 296 райондашыбызның гомере өзелгән, 53 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: 2012 елның ноябрендә 21 бала туган, 31 кеше вафат булган, 10 гаилә төзелгән, 4 пар аерылышкан. Ә елның 11 аенда 185 бала дөньяга килгән, 298 кеше үлгән, 101 пар өйләнешкән, 43 гаилә таркалган.


Спортчылар Радикны искә алдылар
Инвалидлар арасында армрестлинг (кул көрәштерү) буенча республика чемпионаты башланыр алдыннан анда катнашучылар бер минут тынлык белән райондашыбыз Радик Вәлиевне искә алдылар.
Радик өч ел рәттән кул көрәштерү һәм ике ел штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионы булган иде. Быелгы ярышларда безнекеләр шулай ук бик уңышлы чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Оксана Разина, Фаикъ Камалов, Илшат Нуртдинов һәм Рәис Кыямов II урыннарны яуладылар. Команданың мондый нәтиҗәләр күрсәтүе районда инвалидлар спортын үстерүгә зур игътибар бирелүне кабат раслый.


ЯРМИНКӘ ҮТКӘРЕЛӘ
7 декабрьдә, шимбә көнне, Базарлы Матакта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ярминкә үткәреләчәк.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары - ит, сөт ризыклары, бөртек, фураж, шулай ук шәхси хуҗалыклардан кош ите, яшелчә сатуга чыгарылачак. Район эшмәкәрләре үз товарларын тәкъдим итәр.
Ярминкәгә рәхим итегез, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев