Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чаңгы сезоны ачыла

17 декабрьдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында чаңгы сезоны ачылуга багышланган спорт бәйрәме була.

Чаңгы юлына район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырыла. Чара сәгать 10 да башлана.

Шул ук көнне Иске Матак урта мәктәбе базасында 15 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында чаңгыда шуу буенча ДЮСШ беренчелеге ярышлары узачак. Ярышлар сәгать 10 да башлана.

Район советы утырышы

20 декабрьдә муниципаль район советының унынчы утырышы була.

Утырышта районның 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты икенче укылышта каралачак. Көн тәртибенә шулай ук районның 2011 елның 11 аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2012 елга үсеш фаразлары турында, коррупциягә каршы 2012-2014 елларга комплекслы программаны раслау турындагы мәсьәләләр кертелә.

Якташыбыз хөрмәтләнде

Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен хезмәт ветераны Каюмов Дамир Каюм улы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.

Полиция укытучыларны бүләкләде

Н.Дәүли исемендәге гимназия укытучылары Бибисәйдә Сәйфуллина һәм Нурия Фәракшина район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Алар Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләкләргә җәмәгать тәртибен саклауда активлыклары өчен лаек булдылар. Укытучылар полиция офицеры белән бергә Базарлы Матак урамнарында патрульлек иткәндә исерек ирне тоткарлыйлар һәм бүлекнең дежур частенә китерәләр. Әлеге бәндәнең кесәләрендә иконалар табыла һәм аларның бүтән бер кеше йортыннан урланган булуы ачыклана.

Интернатка да бәйрәм кирәк

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасын истә калырлык чаралар белән билгеләп үттеләр.

Инвалидлар көнендә биредә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм табыны әзерләнде, интернат хезмәткәрләре концерт күрсәтте. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерты исә интернатта чын бәйрәмгә әверелде, артистларга өлкәннәр зур рәхмәтләр әйтеп калдылар.

Сарай янды

Узган якшәмбедә Базарлы Матакта Октябрьнең 60 еллыгы урамында шәхси хуҗалыктагы сарай янды.

Янгын сәбәпләре тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев