Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Зарарлы авырулар,чүп үләннәре кырларга килмәсен

Игенче тормышында иң җаваплы чор - язгы кыр эшләре якынлаша. Хуҗалыкларда орлыклык материалларны барлыйлар - саклаудагы орлыкларның сыйфаты тикшерелә, кирәкле орлыклар сатып алына.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре орлыкның үзебезнең илдәгесен дә, чит илләрдән яисә Россиянең башка төбәкләреннән кайтарылганын да алалар. Чит илнеке Франциядән, Бельгия, Германия һәм Белоруссиядән, үз илебезнекеләр Волгоград, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан, Краснодар краеннан һ.б төбәкләрдән китерелә. Мондый хәлдә читтән карантинлы куркыныч объектларны (карантинлы чүп үләннәре, корткычлар һәм авырулар) китерү куркынычы бар. Әйтик, өчкә бүленгән, әрем яфраклы һәм күпьеллык амброзияләр, кычыткан ефәге, бәрәңгедәге алтын нематода, бәрәңге көясе, көнбатыш чәчәк трипсы, җимеш агачларында бактерияле пешү кебек үсемлек һәм организмнар буенча күрше төбәкләрнең күбесендә карантинлы зоналар бар. 2012 елда Россельхознадзорның республика идарәсе белгечләре Франциядән, Ставрополь краеннан, Мәскәү өлкәсеннән китерелгән пакетлы кишер орлыгында куркыныч чүп үләне -өч чәчәкле эт җиләге орлыкларын таптылар. Барлык зарарланган орлыклар яндырылды.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре карантинлы фитосанитар зоналары булган төбәкләрдән орлык сатып алганда бигрәк тә сак булырга тиешләр. Россия Федерациясенең үсемлекләр карантины өлкәсенә караган законнары нигезендә шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар карантинлы үсемлекләрне җитештергәндә, хәзерләгәндә, саклаганда, эшкәрткәндә, файдаланганда һәм реализацияләгәндә карантин кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәргә тиешләр. Карантинлы зонадан кертелгән продукция карантин сертификатына ия булырга тиеш. Шулай ук мондый материал килүе турында дәүләт күзәтчелеге органына хәбәр итәргә һ.б. шартларны үтәргә кирәк. Закон таләбе үтәлмәгән очракта гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Үзвакытында фитосанитар контроль үткәрү беренче чиратта игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнең үзләре өчен мөһим. Чөнки, җирләргә зыян килгәндә, чүп үләннәре, корткычлар, авырулар белән көрәш чыгымнарын закон буенча алар күтәрә. Мәсәлән, амброзия орлыгы туфракта 40 ел саклана ала, аны юкка чыгару күп көч һәм вакыт таләп итә.
Шуңа күрә җирдән файдаланучылар даими рәвештә фитосанитар карантин тикшерүләре үткәрергә тиеш. Беренче чиратта:
-чит илдән яисә карантинлы объектлардан кайтарылган орлыктан чәчеп үстергән культураларны;
-орлыкчылык хуҗалыкларын, питомникларны, дәүләт сорт чыгару участокларын;
-авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү, саклау һәм куллану белән шөгыльләнүче предприятиеләр территорияләрен һәм складларын (элеваторлар, базалар һ.б.);
-карантинлы фитосанитар зоналар булган территорияләрне тикшерегә кирәк.
Карантинлы объектлар яки аларның билгеләре табылган очракта, бу турыда кичекмәстән Россельхознадзор идарәсенә хәбәр итү зарур. Ә карантинлы фитосанитар зоналары булган территорияләр хуҗалары расланган план нигезендә карантинлы объектларны юкка чыгару чараларын үткәрергә тиешләр.
Тулырак мәгълүмат алу өчен фитосанитария күзәтчелеге һәм орлык сыйфатын күзәтү, орлык контроле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Тел.: 277-69-26;
E-mail:karantin.rt@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев