Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чемпионатның финалы бездә үтә

25-27 октябрьдә Базарлы Матакта «Алинә» универсаль спорт залында республиканың авыл районнары ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатының финалы үтәчәк.

Финал уеннарында зона ярышларында җиңеп чыккан Балтач, Саба, Кама Тамагы, Ютазы, Чирмешән, Алексеевск, Түбән Кама, Буа районнары командаларының катнашуы көтелә. Безнең районның җыелма командасы да хуҗалар хокукында финал уеннарында катнаштырылачак.
Футбол сөючеләр, ярышларны тамаша кылырга рәхим итегез!

Волейбол сезоны башлана
29 октябрьдә оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана.
Бу сезонда чемпионатта 33 команда катнаша. Беренче этапта барлык командалар бер-берсе белән әйләнеш системасы буенча уйнаячак. Аннары алынган урыннар йомгаклары буенча командалар плей-оффта очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев