Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Зиратлар чүпләнмәсен өчен

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән гыйбарәне еш кабатлыйбыз. Үлгәннәрнең каберен бел, дигәндә,билгеле, зиратларны карап-чистартып, тиешле тәртиптә тоту кирәклеге дә искәртелә. Район прокуроры судка берничә авыл җирлеге башкарма комитетларына карата иск белән мөрәҗәгать итте. Прокурор исклары әлеге җирлекләр башкарма комитетларына үз территорияләрендәге зиратларны дәүләт санитария-эпидемиология кагыйдәләренә һәм нормативларына туры...

Прокуратура, тикшерүләр үткәреп, Чуаш Кичүе, Югары Колчурино, Юхмачы, Борискино, Иске Хурада, Иске Салман, Түбән Кәчи, Иске Камка, Яңа Үргәгар, Кошки, Иске Алпар, Иске Матак, Иске Чаллы, Базарлы Матак авыл җирлекләрендәге зиратларда каты түшәмәле (асфальтланган, бетонланган) һәм тирәсе тотып алынган чүп җыю урыннары булмавын ачыклаган.

"Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында" Федераль законында ассызыкланганча, кешегә зарарлы факторлар тәэсир итмәгәндә һәм аның тормышы, эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудырылганда гына халыкның сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохитның иминлеге хакында сүз алып барырга була.

"Җирләү һәм күмү эше турында" Федераль законы нигезендә исә җирләү урынындагы эшчәнлек санитар һәм экология таләпләре һәм җирле үзидарә органнары билгеләгән кагыйдәләр буенча алып барыла. Җирләү урыннарының әйләнә-тирә мохитка һәм кеше саулыгына тискәре йогынтысы фактларын ачыклау өчен санитар һәм экология мониторингы системасы булдырыла. Җирләү урыннарына карата билгеләнгән санитар һәм экология таләпләре үтәлмәгәндә җирле үзидарә органнары андагы эшчәнлекне туктатырга һәм җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү чараларын күрергә тиешләр.

Гамәлдәге законнар нигезендә шулай ук зиратлар, крематорийлар, мәетләрне җирләү өчен билгеләнгән биналар һәм корылмалар участокларында ким дигәндә 20 метр киңлектә агачлар утыртылган булырга, автокатафалклар һәм автотранспорт туктау урыннары, чүп-чар җыю мәйданчыклары җиһазландырылырга тиеш.

Чүп-чар җыю мәйданчыкларының тирәләре киртәләп алынган булу һәм аларның каты түшәмәле, ягъни асфальтланган, бетонланган булуы зарур.

Судта югарыда аталган авыл җирлекләрендәге зиратларда тиешле таләпләргә җавап бирерлек чүп-чар мәйданчыкларының булмавы расланды.

Район суды прокурорның иск гаризаларын канәгатьләндерергә дигән карар кабул итте. Авыл җирлекләре башкарма комитетларына үз территорияләрендәге зиратларда бер ай эчендә каты түшәмәле һәм тирәләре тотып алынган чүп-чар җыю урыннары булдыру йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев