Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чистарына башлыйбыз

1 апрельдән 1 июньгә кадәр республикада чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Моңа кадәр кар астында яшеренеп яткан чүп-чар әкренләп күзгә күренә башлар. Хәзер дә инде урамнарда сыра савытлары, шешәләр, кәгазь һәм каплар, көнкүреш калдыклары аунап ятуына еш тап буласың. Ә чүпләнгән урамнар, тиешсез урыннардагы чүп өемнәре яшәгән җиребезне ямьсезләп кенә калмый, һаваны, суны, туфракны да пычрата. Шуңа күрә дә һәр кеше үзенең йорт тирәләрен, урам-тыкрыкларны, елга, урман буйларын чистартуда актив катнашсын иде. Билгеле, иң яхшысы - чүпләмәү һәм пычратмау, һәркемнең чисталыкны саклавы.

Паспортлар тапшырылды
Ундүрт яшьләре тулган унбиш үсмергә РФ гражданины паспортлары тапшырылды.
Алпар, Түбән Әлки, Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Карга авылларыннан килгән үсмерләргә төп документны аларның әти-әниләре каршында РФ Федераль миграция хезмәте ТР буенча идарәсенең Әлки район территориаль пункты начальнигы вазыйфаларын башкаручы эчке хезмәт өлкән лейтенанты Ләйсән Миндубаева һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Сәгыйтов тапшырдылар. Паспорт белән бергә илнең яшь гражданнарына истәлекле бүләкләр дә бирелде, аларны Илшат Гайнетдинов әзерләгән.

Сертификат алдылар
Пенсия яшендәге гражданнарны компьютерда эшләргә өйрәтү программасы буенча Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә дә дәресләр оештырылды. Күптән түгел 10 кеше 72 сәгатькә исәпләнгән курслар тәмамалап сертификат алдылар. Үткәннәр белән дәресләрне укытучы Татьяна Лазарева алып барды. Аның олы яшьтәге укучылары әйтүенчә, укытучы материалны бик әйбәтләп аңлаткан, компьютер белән эшләү методикасын җентекләп өйрәтә алган. Гимназиядә курслар эшен дәвам иттерәчәкләр, теләге булган пенсионерлардан гариза кабул итәләр.

Күңел ачу үзәге булачак
Республика программасы кысаларында Әхмәт авылында күпфункцияле күңел ачу үзәге төзелә башлады.
Аның тамаша залы тиз арада үзгәртелеп, спортзалга әйләнә торган булачак. Моңарчы күрелмәгән әлеге объектның инде нигезе корыла, төзелеш эшләрен "Строитель и К" оешмасы алып бара. Әгәр барысы да әйбәт булса, план буенча күңел ачу үзәге быелның ахырына куллануга да тапшырылачак.

Тарихны яхшы беләләр
Яңа Салман урта мәктәбе укучылары, Россиянең 1812 елда Ватан сугышында җиңүенең 200 еллыгына багышланган республика конкурсында катнашып, призлы урыннар алдылар.
11 сыйныф укучысы Кристина Захарова "Әдәби эзләнү" номинациясендә беренче урынны алды. Аны бәйгегә укытучысы Л.Грунина әзерләде. 9 сыйныфтан Вадим Мартазов "Туган як тарихын өйрәнү" номинациясендә, ә 8 сыйныфтан Алсу Шәһитова "Бизәү иҗаты" номинациясендә икенче урынга лаек булдылар. Аларның җитәкчеләре - укытучы А.Савинов.

Май яллары
Республикада яшәүчеләргә бакчада эшләргә, шулай ук ял итәргә уңайлырак булсын өчен ял көннәре эш көннәренә күчерелеп, 1 һәм 9 майларга тоташ яллар барлыкка киләчәк.
Шулай итеп, 5 май - шимбә ялы 7 майга (дүшәмбе), 12 май - шимбә ялы 8 майга (сишәмбе) күчерелә. Ә 28 апрель - шимбә ялы 30 апрельгә (дүшәмбе) күчерелә. Шул рәвешле, Май бәйрәмнәрендә 29,30 апрель, 1 май көннәрендә һәм 6,7,8,9 майда ял итәчәкбез.

Парклар маршына старт бирелә
26 мартта тугызынчы ел рәттән "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акциясе старт ала.
Ул бөтен Россиядә, шул исәптән Татарстанда, Спас районында да үткәрелә. Аның девизы - "Тыюлыклар табигатен янгыннардан саклыйк", максаты - махсус саклана торган табигать почмакларының экологик әһәмиятен җәмгыятьчелеккә аңлату, яшь буында табигый мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. "Парклар маршы"нда 8 елда 22 меңләп кеше катнашты, иң яхшы иҗади эшләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы җыентыкларында басылды. Аларда Әлки районы мәктәп укучылары эшләре дә бар.
Быел да "Парклар маршы 2012" акциясе кысаларында "Тыюлыклар табигате дөньясы" дигән рәсем һәм плакатлар, "Лукоморье" иҗади эшләр, "Кыргый табигать утраулары" фоторәсемнәр конкурслары үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сертификаты