Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Зур үзгәрешләр елы булган

Узган 2012 ел Чуаш Кичүе авыл җирлегендә үзгәрешләргә бай булды. Әхмәттә 320 урынлы мәдәният йорты, заманча фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, Чуаш Кичүендә табиблык амбулаториясе бинасына ремонт эшләре башланды. Юллар төзелде, су белән тоткарлыксыз тәэмин итү, урамнарны яктырту мәсьәләләре хәл ителә башлады.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге советының 2012 елдагы эшчәнлегенә багышланган хисап докладында җирлек башлыгы Нәфисә Закирова башкарылган эшләргә тукталды, хәл ителмәгән мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә чакырды.
Җирлек составына 4 торак пункт керә (Чуаш Кичүе, Әхмәт, Йолдыз, Сушка), аларда 1232 кеше яши. Халык мал-туарны күп асрый. Әлеге авыл җирлеге күп еллар дәвамында халыктан сөт хәзерләүне оештыру буенча алдынгы булып килде. Дөрес, соңгы 1-2 елда ул лидер позициясен югалтты. Әмма шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешергә биредә мөмкинлекләр зур. Бик күпләр былтыр да сөт тапшырып яхшы гына керемнәр алганнар. Әйтик, Әхмәттән Әсхәт Билданов 35 тонна сөт сатып 334 мең сум, Альберт Сөләйманов гаиләсе исә 113 мең сум керем алган. Чуаш Кичүеннән Идрис Низамов сөт сатып 68 мең сум, Илдус Хәйруллин 58 мең сум акча эшләгәннәр. Әхмәттән Фәнис Бакиров атлар үрчетү буенча гаилә фермасы төзегән. Бүген аның көтүендә 60 баш ат бар.
Алда әйткәнебезчә, авыл җирлегендә терлекчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек - бу яклар табигый көтүлекләргә, печәнлекләргә бик бай. "КШ-Агро" җир пайлары өчен 2,5 центнер күләмендә бөртек өләшкән. Шулай ук "Билданов", "Нуруллин", "Гыйзетдинов" фермер хуҗалыклары халыкка ел дәвамында бөртек саталар. Әле бит узган ел дәүләттән халыкка шәхси хуҗалыктагы һәр сыер өчен 2720 шәр сум субсидия бирелде.
Тагын бер эшмәкәр - Фәнис Гыйматдинов (Чуаш Кичүе) колбаса цехы ачып уңышлы гына эшләп китте. Ул "Лизинг-грант" конкурсында җиңеп яңа җиһазлар сатып алды. Бүген биредә 7 төрле колбаса эшләнмәләре җитештерелә. Һәр атнада 300 килограмм продукция сәүдә нокталарына озатыла. Хәзер инде өстәмә җиһазлар алып пилмән ясауга керешкәннәр. Көн саен 30 килограмм пилмән ясыйлар.
Халыкны хезмәт белән тәэмин итүдә "КШ-Агро"ның Чуаш Кичүе сөтчелек комплексы ярдәме зур. Биредә 101 кеше ел дәвамында хезмәт куя. Уртача хезмәт хаклары 13 мең сум тәшкил итә. Халыкны су белән өзеклексез тәэмин итүдә "Әлки коммуналь челтәрләре" еш ярдәмгә килә икән.
Былтыр Әхмәт авылы шатлыклы яңарышлар кичерде. Биредә күп функцияле мәдәният йорты, районда тиңе булмаган ФАП ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент мәдәният йортына җиһазлар сатып алу өчен 150 мең сумлык сертификат бүләк итте. Әлеге тантана зур бәйрәм төсендә 19 октябрьдә узды. Мәдәният йорты тирәсе матур итеп тотып алынып, авыл халкы анда агачлар утыртты. Соңрак Алексеевск юл төзү идарәсе мәдәният йорты каршына чаклы асфальт юл да салып куйды. Әхмәт авылы урамнарына 32 яктырткыч лампа куелды.

Утырышта халык җитәкчеләргә күп сораулар бирде. Менә аларның кайберләре:
Сорау: Новостройка, Сушка урамнарын кайчан кардан чистарта башлыйсыз?
Җавап (Н.Р.Закирова): Соңгы бураннардан соң чистартып өлгермәдек, якын арада юлларны ачарга трактор куярбыз.
Сорау: Чуаш Кичүе мәктәбендә бик салкын, шул мәсьәләне хәл итеп булмыймы?
Җавап (Д.М.Хәкимов - район башлыгы урынбасары): Мәктәп бинасында җылылык системасы дөрес эшләнмәгән. Моны үзгәртеп ясау зур чыгымнар сорый. Әлегә газ казаннарын алыштырып, бу кышны чыгарбыз. Ә инде 2014 елдан мәктәпне капиталь ремонтлау программасына кертергә җыенабыз.
Сорау: Чуаш Кичүе хастаханәсенә юл бик начар. Асфальт җәю мөмкинлеге юкмы?
Җавап (Д.М.Хәкимов): Асфальт юллар беренче чиратта юлсыз авылларга салыначак. Әгәр халык имзалар җыеп хастаханәгә юл салуны сорап мөрәҗәгать итсә, бу эшне тизләтүдә ярдәм итәргә тырышырбыз.
Сорау:Чуаш Кичүе хастаханәсендә лаборант штатын кыскартканнар иде. Инде ничә ел җыеннарда бу мәсьәләне күтәрәбез, лаборант хезмәтен янә булдыруны сорыйбыз, тик мәсьәлә хәл ителми.
Җавап (Район башлыгы Ф.М.Дәүләтшин): Мин Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясендә лаборант хезмәте күрсәтүне яңарту бурычын районның баш табибы Әнәс Яруллинга йөклим. Бер яки ярты ставка мөмкинлеген табып, белгечне укытып, халык сораган лаборант хезмәтен булдырырга кирәк.
Сорау: Чуаш Кичүе зур авыл. Ә бары бер су башнясы эшли, җәен суның басымы бик түбән була.
Җавап (Н.Р.Закирова): Чуаш Кичүендә без фермалар янындагы икенче башняны ремонтлап, су трассасына тоташтырдык. Суның басымы әйбәтләнде. Ә яңа трассалар төзүне "Чиста су" программасына эләгеп кенә хәл итә алабыз.
Сорау. Реабилитация үзәгенә юллама алу кыен. Кемнәрдер ел саен йөри, ә кемгәдер ике ел ышандырып та юллама юк.
Җавап (А.Н.Ибәтова - социаль яклау бүлеге начальнигы): Санаторийларга, реабилитация үзәгенә юлламалар гомуми чират нигезендә бирелә. Бүген 166 кеше юллама алырга чиратта тора. Узган ел районга 42 юллама бирелде. Чиратны төгәл саклап юлламалар бирүне дәвам итәбез.
Сорау.Кирәкле телефон номерын ничек белергә була хәзер?
Җавап (Н. В.Юзупов -РУЭС баш инженеры): Мондый белешмәне 09 яисә … номерларына шылтыратып белергә була. Бу номерларга шылтыратып сөйләшүләр язылып барыла. Әгәр сезгә тиешенчә җавап бирмәсәләр, андыйларга чара күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заготовка молока