Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки егете Россия ярышында зур җиңүгә иреште

Базарлы Матак егете Илназ Хәмидуллин милли көрәш буенча Уфа шәһәрендә үткән Бөтенроссия ярышында үз үлчәмендә икенче урынны яулап кмеш медальгә ия булды.

  Ә моңа кадәр Казанда узган көрәш бәйгесендә Илназ 3нче урын алган иде.

Бу Илназның шундый зур турнирда  беренче тапкыр мәртәбәле җиңүгә ирешүе.

Россия күләмендә призлы урынны яулау Илназ Хәмидуллинга спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга җирлек тудырачак. Ул хәзерге вакытта Казан энергетика институты  студенты.

Илназ күп тапкырлар район Сабантуе батыры  булган Алмаз Хәмидуллинның бертуган энесе.

Алмазны соңрак Илназны зур каләмгә чыгаручы тренер Илдар Әхмәров. Илдар Әхмәров күп егетләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Райондагы шул казанышларын исәпкә алып  быел аңа “Татарстан Республикасының атказанган физкультурачысы” дигән мәртәбәле исем бирелгән иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев