Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча «Судейский захват» республика турниры узды.
Ярышларда йөзгә якын спортчы катнашты. Әлки районы җыелма командасы 13 кешедән торган составта район намусын лаеклы яклады.
- Абзалов Азат — 🥈 көмеш
- Гнеденков Захар — 🥈 көмеш
- Нуруллина Аделина — 🥇 алтын
- Исхаков Раиль — 🥉 бронза
- Әлки районы командасы 2 урынны яулады, бары тик турнир хуҗалары — Чистай командасына гына оттырды.
- Татарстанның барлык тренерлары арасында Исхаков Раиль мактаулы 3 урынга лаек булды. 🔥
Спортчыларыбызны һәм тренерыбызны отлич нәтиҗәләре белән тәбрик итәбез! Яңа җиңүләр һәм чыныккан спорт рухы телибез. 💪
Нет комментариев