Кунаклар Балалар иҗат йортында нинди талантлы кешеләр эшләвен күрделәр һәм аларның осталыгын бәяләделәр.
Очрашуның төп бизәге педагоглар эшләре булды. Һәр кабинетта — үзенчәлекле атмосфера: кайда буяулар һәм иҗат исе, кайда музыка авазлары ишетелә, ә кайда — остаханенең тынлыгы. Оештыручылар чарага килгән һәркемгә рәхмәт белдерәләр һәм балаларны, ата-аналарны түгәрәкләргә язылырга чакыралар. Учреждениеда яңа уку елына әзерлек бара, тәрбияләнүчеләрен көтәләр.
Нет комментариев