Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы командасы республикада икенче урында

10-12 февральдә Азнакай шәһәрендә билбау көрәше буенча республика беренчелеге ярышлары узды. Бәйгедә 2005-2007 елда туган үсмер кыз һәм егетләр катнашты.

 

Әлкилеләр үзләренең ярышларга зур әзерлек белән килүләрен исбатладылар. Үз үлчәмнәрендә Илзат Әхмәров – беренче, Елизавета  Трофимова, Илсаф Хәйруллин, Артем Артемьев, Екатерина Агапова – икенче, Людмила Александрова, Альберт Рәхмәтуллин, Раниль Нурмиев өченче урыннарга лаек булдылар.

Яшьләрне ярышларга тренерлары Рәмис Вафин, Алмаз Абдуллин, Илдар Әхмәров, Данис Апаяров, Гөлүсә Вафина һәм Фирьяз Кәшаповлар әзерләделәр.

Командалар арасында әлкилеләр, бары Азнакай районын алга уздырып, икенче урынга лаек булдылар. Өченче урынны Яр Чаллы җыелма командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев