Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районы: Кубокны Альбертның әнисенә калдырдылар

​​​​​​​Узган шимбәдә Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында яшьли арабыздан киткән (егет җинаятьчеләр корбаны булды) Альберт Шаһиев истәлегенә мини-футбол ярышлары узды.

  Альберт футбол белән бик мавыга иде. Дуслары һәр елны аның истәлегенә мини-футбол турниры үткәрергә сүз куешканнар. Быел әлеге ярышлар унынчы тапкыр узды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Бәйгегә Казаннан, Алексеевскидан да командалар килгән иде. Ә бездән футбол мәйданына җиде команда чыкты. Турнирның баш хөкемдары – бик күп футболчы егетләр тәрбияләгән Рифкать Сәгъдиев.

Ярышларга Альберт Шаһиевнең  әнисен – Рәзинә Әсхәт кызын да чакырганнар иде. Без егетләр уйнаганда аның белән сөйләшеп тә алдык.

–Улым Альбертны дуслары онытмыйлар. Һәр елны аның истәлегенә ярышлар үткәрелеп килә. Альберт үзе дә футбол белән бик мавыга иде. Мин аның дусларына, әлеге бәйгене оештыручыларга бик рәхмәтле,–диде ул.

Ә ярышлар бик җитди әзерлек белән оештырылган. Тәнәфесләр вакытында җырчы-педагог Алмаз Сафиуллин музыкаль бизәлешләр белән ярышларны баетты, җанландырды.

Ярышлар көне буе дәвам итте. Футбол кырында бер-бер артлы “Яшьлек”, “Спорт мәктәбе”, “Спартак”, “ДЮСШ”, “Альтат-1”, “Альтат-2”, “Көрәшчеләр” командалары уйнады.

Финал уенына Алексеевск районы җыелма командасы һәм үзебезнең “Спорт мәктәбе” чыктылар. Әмма, районның көчле уенчылары төрле командаларда уйнаганга, күршеләр финалда зур өстенлеккә ирештеләр. Нәтиҗәдә алар 9:0 исәбе белән безнең команданы җиңделәр. Ә ярышлар мавыктыргыч һәм кызык булды. Мини футбол, хоккей кебек мавыктыргыч уен – туп әле бер, әле икенче капка ягына күчә.

Җиңүче командаларга кубокларны Рәзинә Әсхәт кызы Шаһиева тапшырды.  Өченче урынга “Альтат-1” командасы егетләре лаек булды. Икенче урында – “Спорт мәктәбе”. Җиңүче кубогы Алексеевск җыелма командасына тапшырылды.

Җиңүчеләр  кубок белән фотога төштеләр дә, аны Альберт Шаһиевның әнисе Рәзинә ханымга бәйге истәлеге ясап бүләк иттеләр.

Бәйгедә  иң яхшы һөҗүмче исеменә “Альтат-1” командасы уенчысы Виталий Клюбин лаек булды. Иң яхшы сакчы итеп “ДЮСШ”тан Алмаз Игъламовны таныдылар. Иң актив уенчы һәм иң яхшы капкачы исемнәрен күршеләр җыелма командасыннан Алмаз Әхмәтов белән Айдар Сабиров яулады.

Турнирны үткәрүдә башлап йөрүчеләр – Альбертның дуслары Ленар Камалов һәм Виктор Клюбин күпьеллык тренерлары, бәйгенең гадел хөкемдары Рифкать Сәгъдиевка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев