Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында бүген Раштуа бәйрәме алдыннан чаңгы ярышлары узды. ФОТО

Районда быелгы беренче чаңгы ярышлары Раштуа бәйрәме алдыннан үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Озын Яңа ел бәйрәмнәрендә күпләр саф һавада ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, чана-чаңгы, тимераякта шуарга омтылалар. Беренче районкүләм чаңгы узышларына да төрле авыллардан күп кеше җыелган иде. Ярышлар “Яшь имәннәр” балалар савыктырулагеры базасында узды.

Кышкы спорт бәйрәменә килгән халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул чаңгы спортының сәламәтлек өчен файдалы булуын билгеләп үтте, һәркемгә яхшы ял, шома чаңгы юллары теләде.

Аннан балалар, яшьләр һәм өлкәннәр чиратлап чаңгы стартына кузгалдылар. Гаиләләре белән ирекле чаңгы эзләре буйлап шуучылар да шактый иде.

Ахырдан иң оста чаңгычылар – ярышларның җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Чаңгы юллары буш тормасын! Бу кышкы спортны яратучыларны алда әле яңа ярышлар көтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев