Әлки районында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт ярышлары булды. ФОТО
Инвалидлар декадасы уңаеннан “Алинә” универсаль спорт залында күп төрле ярышлар үткәрелде.
Бәйгеләрдә район авылларыннан килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
“Сезнең күбегез, сәламәтлегегез чикләүләр тудырса да, актив тормыш алып барасыз. Бүгенге ярышларда катнашырга теләк белдерүегез – шуның ачык дәлиле. Һәркайсыгызга рухи ныклык, күңел күтәренкелеге телим”,–диде ул.
Аннан иң актив спортчы-инвалидларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Садретдинова исә бу чараның спортта ярышудан бигрәк рәхәтләнеп аралашу, ял итү, күңел күтәрү йөзеннән оештырылуын әйтте.
Аннан ярышларга старт бирелде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар дартста, өстәл теннисында, шахмат һәм шашка уеннарында, штанга күтәрүдә көч сынашты. Бәйгеләр бик җанлы барды. Аннан ярышларда катнашучылар чәй табынына чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев