Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районының Түбән Әлки мәктәбендә элекке укучылары Фаил Хәмәтшин истәлегенә  татарча көрәш бәйгесе үткәрделәр

Узган атнада Түбән Әлки мәктәбе спорт залында Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. Ул быел өченче тапкыр үткәрелде.

Фаил Хәмәтшин ун ел элек авариядә һәлак була. Ул спортны, бигрәк тә милли көрәшне яраткан. Казанда яшәүче эшмәкәр энесе Илфат туганы истәлегенә спорт бәйрәме оештыруны традициягә кертте. Бәйгене ачу тантанасында ул ярышларга килгән спортчыларга һәм җанатарларга ихлас рәхмәтен җиткерде.

Шушы мәктәпне тәмамлаган Фаилне биредә яхшы хәтерлиләр. Укытучы Айзирәк Мисалова Фаилнең бик тырыш, ярдәмчел бала булуы хакында искә алып сөйләде. “Ул әле дә мәктәп коридорыннан елмаеп килеп чыгар кебек”,–дип хатирәләрен уртаклашты ул һәм спорт бәйрәменә җыелганнарга моңлы җыр  бүләк итте.

Фаил Хәмәтшин истәлегенә оештырылган бәйгегә район авылларыннын 50 дән артык көрәшче җыелган иде. Ярышны һәркемне җәлеп итәрлек осталык белән тренер Рифкать Сәгъдиев алып барды.  Малайлар да, олылар да бик матур көрәш күрсәттеләр. 45 килограммга кадәр авырлыкта Рәзил Галиуллин, 50 килограммга кадәр – Фәнзил Хәмидуллин, 65 килограммга кадәр Раил Сабиров җиңүче булдылар. Алар барысы да Түбән Әлки мәктәбеннән. 55 килограммга кадәр үлчәмдә Әхмәттән Данил Мәрдиевкә тиңнәр булмады.

Олылардан Эльвир Хәйруллин (Салман), Рәмис Миндубаев (Базарлы Матак), Алмаз Хәмидуллин (Базарлы Матак) үз авырлыкларында батыр калдылар. Командалар арасында беренче урынны түбәнәлкилеләр алды. Икенче – Базарлы Матак, өченче – Ташбилге авыллары көрәшчеләре.

Җиңүчеләрнең һәркайсы Илфат Хәмәтшин әзерләгән саллы бүләкләргә ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев