Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район мөхтәсибәте мөселман яшьләре һәм балалар арасында спартакиада үткәрде

Узган шимбәдә, район үзәгендәге “Алинә” универсаль спорт залында район мөхтәсибәте мөселман яшьләре һәм балалар арасында спартакиада үткәрде.

 

Биредә олыларга да, балаларны да төрле спорт бәйгеләрендә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырылды.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев ярышлар юашланыр алдыннан бәйгегә килгән  спортчыларга, тамаша кылучыларнга мөрәҗәгать итеп:

–    Спорт ярышлары ул – иң актив, бәрәкәтле яллардан санала. Без үзебезнең, якыннарыбызның саулыгын һәрчак  кайгыртып яшәргә тиеш. Ә аның өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, оештырылган күмәк ярышларда катнашу мөһим. Шул нияттән мөхтәсибәт районда төрле ярышлар, уеннар үткәрергә тырыша. Бүген исә без әти-әниләр һәм сабыйлар арасында төрле бәйгеләр үткәреп аларны җитезлектә, тапкырлыкта сынарбыз, – диде.

Бер мәлгә бөтен “Алинә” залы ярышларга күмелде. Егетләр баскетболда командаларга бүленеп бәйгедә үз көчләрен сынадылар. Берничә өстәл артында теннис уеннары башланды. Идәнгә ятып кулда күтәрелү, дартс буенча ярыштылар.

Ярышларны тәҗрибәле хөкемдарлар үткәрде. Берничә сәгать буе дәвам иткән спартакиаданың нәтиҗәләре буенча өстәл теннисында  1 урынны бик  ышанычлы уйнаган Рәзил Әхмәтшин яулады. Икенче-өченче урыннарны Илшат Фәсихов һәм Илдар Гайфуллин бүлештеләр.

Баскетболда исә Адел Садретдинов, Ильяз Шакирҗанов, Камил Гайнетдинов уйнаган команда беренчелекне яулады.
Икенче урынны Рәнис Фәттахов, Рәсим Камалов, Алмаз Кыямовкомандасы алды. Өченче призлы урын Алмаз Миндубаев, Нияз Гайфуллин, Илназ Зыятдинов командасына бирелде. 

Идәннән яткан көе кулда иң күп күтәрелүче булып Илназ Әһлиуллин танылды. Ә Данил Шәйхетдинов (2 нче урын) һәм Рәсим Гыйниятуллин (3 нче урын) анардан аз гына калыштылар.  

Әлеге ярышларда катнашкан һәркем җиңүче  булды. Чөнки алар ялларын бик актив һәм күңелле бәйгеләрдә катнашып үткәрделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев