Су полосы тренеры Александр Георгадзе: Безнең кызларны да, командабызны да хәзер Россиядә беләләр. ФОТО
“Ләйсән” йөзү бассейнында су полосы белән шөгыльләнүче кызлар безне яңадан-яңа уңышлары белән сөендерәләр.
Алар хәзер Россия күләмендә уза торган зур ярышларга чакырулар алалар һәм анда уңышлы чыгыш ясыйлар.
Безнең “Актай” исемен йөртүче бу кызлар командасы инде югары лига уенчылары исемен алган. Ел ярым элек кенә су спорты белән шөгыльләнә башлаган кызларыбызның шундый зур үсешкә ирешә алуы Татарстан, Россия ватерпол тренерларын, белгечләрен дә гаҗәпләндергән.
Кечкенә генә район үзәгендә балаларның әлеге спортта шундый зур күтәрелеш алуының төп локомотивы – ул аларның тренеры Александр Георгадзе.
Ике елга якын районыбызда яшәп, балаларны безнең өчен бөтенләй ят булган спортка өйрәткән тренер белән якыннанрак танышу ниятеннән аның белән әңгәмә корабыз.
– Александр Константинович, әйтегез әле, Грузиядән Әлки җиренә Сез ничек килеп эләктегез?
– Миңа Казаннан элекке танышым, “Синтез” ватерпол клубында тренер булган Ирек Зиннуров шылтыратты. Ниләр белән шөгыльләнүемне белеште. Ул вакытта мин кондитер фабрикасында баш белгеч идем. Буш вакытымда исә кече яшьтәге балалар белән тренерлык хезмәте башкардым. Ирек Зиннуров шунда мине өч-дүрт елга Татарстанга килеп, Базарлы Матакта яңа ачылган бассейнда тренер булып эшләргә чакырды. Гаиләм, балаларым белән киңәшләштем дә ризалыгымны бирдем.
– Безнең районга килеп төшкәч беренче тәэсирләрегез нинди булды?
– Мин башта Базарлы Матакны аркылыга-буйга йөреп чыктым да, “бу кечкенә авылда су спорты белән шөгыльләнерлек балалар табылырмы икән” дип шикләндем. Һәм менә ел ярым вакыт узгач биредәге балалардан зур калалар, өлкәләр уенчылары белән тигез ярышырлык команда туплап булуына ныклап ышандым.
– Сезгә татарлар белән аралашырга туры килгәне бар идеме?
– Спорт белән профессиональ шөгыльләнгәндә бер татар егете очраган иде. Аннан соң инде күпме вакыт үтте. Татар халкы белән якыннан танышуым инде биредә булды.
– Я, Кавказ кешесе күзлегеннән караганда без нинди?
– Татарстанда яшәүчеләр Россиядә иң әйбәте кебек тоела миңа. Сездә халык кешегә бик игътибарлы, хәерхаһлы, кунакчыл. Менә мин Базарлы Матакта кая керсәм дә – кибеткәме, чәчтарашкамы – кешеләр хәлләремне сорашалар, эшем белән кызыксыналар, бик әйбәт мөгамәлә күрсәтәләр. Шуңа нык күңелем була.
– Шулай да туган якны, гаиләгезне, балаларны сагынасыздыр инде?
– Миңа 58 тулды. Бу яшьтә ялгызың көн итү читенрәк. Үзеңә ашарга пешерергә, өйне җыештырырга, кием-салымыңны пөхтә тотарга кирәк. Гаилә белән телефон аша аралашып торабыз инде. Елга ике тапкыр – Яңа елда һәм җәй айларында Грузиягә кайтып китәм.
– Сез бит әле безнең як өчен чит ил гражданы...
– Әйе, визаны берәр елга озайтып киләләр. Бу эштә миңа балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рәмис Вафин булыша. Гомумән, Рәмис минем тренерлык хезмәтемне уңышлы оештыруда төп ярдәмчем. Ул эше өчен янып яши торган егет.
– Бирегә килгәч эшне нәрсәдән башладыгыз?
– Мин монда килер алдыннан гына җитди операция кичергән идем. Кычкырып сөйләшү дә авыр иде. Ә тренерның беренче ярдәмчесе аның тавышы. Башта балаларны йөзү алымнарына өйрәттек. Минем белән янәшә тренерлар Эльвира Шәйхетдинова, Ринат Вафин да эшлиләр бит әле. Безнең бүгенге уңышларда аларның хезмәте дә зур.
–Сез су полосы спортына кызларны нинди сыйфатларына өстенлек биреп сайлыйсыз?
–Йөзү белән шөгыль-ләнгәндә инде балаларның кайсыннан ватерполчы чыгасы яхшы күренә. Әйтик, ел ярым элек Айгөл Фәсахованы күрүгә мин аның яхшы капкачы буласын аңладым. Айгөл озын буйлы, аның куллары озын – капкачы өчен болар бик мөһим. Россия күләмендә үткән ярышларда Айгөлнең осталыгын ватерпол мәктәбе тренерлары да күргән. Хәзер ул Россиянең Олимпия резервы командасында күнегүләр уза. Шулай ук тагын ике кызыбызны – Энҗе Идиятуллинаны һәм Эльвира Шәйхетдинованы ватерпол база мәктәпләренә чакыралар.
– Кызык хәл, зур шәһәрләрдәге ватерпол спорт мәктәпләре үзләренә уенчыларны бездәге кебек авыл командаларыннан алырга булганнар...
– Әйе, безнең кызларны да, командабызны да хәзер Россиядә беләләр. Ел ярым эчендә шундый үсеш алу әлеге төр спорт белгечләре өчен дә гаҗәп күренеш булды. Без Түбән Новгородта, Казахстанда, Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә дә чыгышлар ясадык. Төрле бәйгеләргә, бергә күнегүләр үтәргә чакырулар бар. Әйтик, Мәскәүдәге бер команда биш көн уртак күнегүләр үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Казахстаннан безгә 12 көнгә килеп бергә шөгыльләнүне сорап шылтыраталар. Хәтта март-апрель айларында Сингапурда узасы ярышларга чакыралар. Андагы турнирда Греция, Сербия, Хорватия, Италия, Голландиянең иң көчле командалары чыгыш ясый. Әлегә без ул чакыруларны кабул итә алмыйбыз. Бердән, анда катнашу өчен зур чыгымнар сорала. Аннан соң, командабызга уен осталыгын тагын да арттырырга, тәҗрибәне ныгытырга кирәк әле.
– Александр Константинович, сездә ничә кыз шөгыльләнә соң?
– Безнең ике кызлар командасы бар. Берсендә 2008 елга кадәр, икенчесендә 2004 елга кадәр туган кызлар. Командаларда 13 әр уенчы. Гомумән, йөзү түгәрәгендәгеләр белән санаганда 70 ләп кыз шөгыльләнә. Тагын шулкадәр үк малайлар тренировкаларга йөри.
– Күнегүләрне көнгә ничә сәгать үткәрәсез?
– Һәр көнне иртәнге 6 дан 8 гә чаклы һәм кичке 6 дан 8 гә кадәр. Көнгә дүрт сәгать шөгыльләнү ул профессиональ спортчылар нормасы. Балалар тренировкаларга бик теләп йөриләр. Мин аларның әти-әниләренә дә рәхмәтле – балаларын авыл читендәге бассейнга озатып куярга, каршы алырга вакыт табалар. Кызганыч, җәйге айларда бассейн эшләмәү сәбәпле, безнең тренировкалар өзелә.
– Шулкадәр күп шөгыльләнү балаларның укуына хилафлык китермиме соң?
– Мин укучыларның мәктәптә ничек белем алулары белән кызыксынып торам. Алар барысы да әйбәт укыйлар.
– Сезне бирегә чакырып кайтарган Ирек Зиннуров уңышларыгыз белән кызыксынамы?
– Россия Дәүләт Думасы депутаты буларак бик тыгыз графикта эшләсә дә, ул ике атна саен шылтыратып, безнең хәлләрне белешә. Кайларда чыгыш ясавыбыз турында фотоотчет җибәрүне дә сорый. Безнең ватерполчы балаларга махсус башлыклар, су полосы туплары бүләк итте. Тагын нәрсәләр кирәк дип кызыксынып тора.
Район башлыгы Александр Никошин да безнең янда булырга вакыт таба. Ул да төрле ярышларга йөрергә матди мөмкинлек тудыра, башка ярдәмнәрне күрсәтә.
“Ләйсән” бассейны җитәкчесе Айтуган Вафин исә безгә күнегүләр, ярышлар үткәрергә барлык шартларны тудыра. Менә әле малайлар командасы Дзержинск шәһәренә ярышларга китте.
– Александр Константинович, Сез тренер буларак безнең район, балалар өчен зур табыш. Инде Сезне башка урынга алмасыннар дип борчылабыз.
– Чакырулар бар. Әлмәттә яңа ачылган бассейнга кодалыйлар. Әмма мин инде олыгаеп та барам. Мине биредәге барлык шартлар, эш нәтиҗәләре канәгатьләндерә. Әле алга зур планнар, хыяллар белән янып яшибез. Шуңа каядыр китү турындагы уйлар юк.
– Александр Константинович, Сезгә балалар белән тагын да зуррак җиңүләргә ирешеп, районыбыз, Татарстаныбыз данын күтәрүегезне телибез.
– Рәхмәт.
Лилия Гайфуллина, Базарлы Матак:
–Улыбыз Нияз ел ярым элек тугыз яшьтә бассейнга йөри башлады. Ул йөзә дә белми иде. Тренер Александр Георгадзе белән өч күнегүдән соң инде әйбәт йөзә башлады. Аннан аны ватерполчылар командасына алдылар. Төрле зур ярышларга йөриләр. Әле Түбән Новгород өлкәсенә ярышларга киттеләр. Без аның уңышларына бик шатланабыз.Эльвира Шәйхетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбенең
8 сыйныф укучысы, “Актай-1” командасы капитаны.
–Мин 2016 елның гыйнварында беренче тапкыр бассейнга килдем. Йөзә белмим генә түгел, судан курка идем. Әмма йөзәргә өйрәнү теләге зур иде. Тренерыбыз Александр Георгадзе миндәй су күрмәгән кызлардан аз гына вакыт эчендә оста уенчылар тәрбияли алды. Без инде Россиянең югары лигасында чыгыш ясыйбыз. Билгеле, мондый уңышлар җиңел генә килми. Һәр көнне берничә сәгать дәвамында күнегүләрдә булырга кирәк. Укуда да артта калырга ярамый. Без монда вакытыбызны дөрес бүләргә, ныклы дисциплинага өйрәндек. Шунсыз бернинди эштә дә уңышка ирешеп булмый.Энҗе Идиятуллина, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче класс укучысы, “Актай-1” командасы уенчысы:
–Мин йөзәргә бирегә килгәч, Александр Константинович кул астында өйрәндем. Тренерыбыз безгә бик таләпчән. Күнегүләр вакытында бөтен көчне, энергияне куеп шөгыльләнүне таләп итә. Ул үз эшенең чын остасы. Безне бер коллективка туплап, көчле команда ясады. Миңа су полосы бик ошый. Ә бит әле ике ел элек кенә мин бу спорт турында белми дә идем. Тренировкаларга, ярышларга күп вакыт китсә дә, мәктәптә дәресләргә зыян китермибез, тырышып укыйбыз. Яшьләр курыкмасыннар, безгә килсеннәр, йөзү, су полосы белән шөгыльләнсеннәр иде.
Азат Низамиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев