Каз өмәсе гөрли Әхмәттә
-Кыйгак-кыйгак…
Әле кайчан гына урамнарны, су буйларын тутырып йөргән казлар тавышлары сирәгрәк тә, моңсурак та ишетелә бүген. Авыл халкының ел әйләнәсе тырышып, көч куеп үстергән маллары кулга керер чак җитте шул.
Авылда мәшәкатьле дә, күңелле дә вакыт хәзер. Сугым, каз өмәләре гөрләгән кыш башы элек-электән туклык, муллык чоры саналган бит.