Каз өмәсе гөрли Әхмәттә
-Кыйгак-кыйгак… Әле кайчан гына урамнарны, су буйларын тутырып йөргән казлар тавышлары сирәгрәк тә, моңсурак та ишетелә бүген. Авыл халкының ел әйләнәсе тырышып, көч куеп үстергән маллары кулга керер чак җитте шул. Авылда мәшәкатьле дә, күңелле дә вакыт хәзер. Сугым, каз өмәләре гөрләгән кыш башы элек-электән туклык, муллык чоры саналган бит.
Әхмәт авылындагы Вәлиуллиннар йорты безне күңелле ыгы-зыгы белән каршы алды. Капкадан килеп керүгә зур, иркен итеп бүлеп алынган урында каңгылдашып йөрүче ак болыттай казлар көтүе игътибарны җәлеп итә. Йорт хуҗасы Рамил шулар тирәсендә мәш килеп йөри.
Рамил мәктәпне тәмамлаганнан бирле туган авылында механизатор булып эшләде, гомергә иң уңганнарның берсе булды. Инде ничә елдан бирле Юхмачы сөтчелек комплексында терлекләргә азык ташучы техникада хезмәт куя. Бүген аның ял көне булудан файдаланып, җәмәгате Зөлфия каз өмәсе оештырган.
-Кызлар бик каты эшли, казларны суеп өлгертерлек түгел,-ди Рамил канәгать елмаеп.
Без дә аның артыннан шат тавышлар ишетелгән, каз шулпасы, коймак исе аңкып торган өйгә юнәләбез. Ә биредә чын бәйрәм. Яулыкларын өскә чөеп бәйләгән өмәчеләр уен-көлке белән, мәзәк сүзләр әйтешеп каз йолкыйлар. Налия Мөхәммәтшина, Миләүшә Шәмсиева, Эльмира Гыйләҗева һәм хуҗабикә Зөлфия шундый кызу эшлиләр ки, бармакларына күз иярми. Күренеп тора, каз йолку-чистарту кебек шактый четерекле эш болар өчен гадәти хезмәт. Шулай булмыйча, ямьле Чирмешән буенда утыручы Әхмәттә каз тотмаучы гаилә сирәк.
-Безнең Кыр очында йорт саен каз,-дип сөйләп китә Налия эшеннән аерылмыйча гына. -Урамыбыз башында күл бар иде, корылык елны ул кипте. Җыелышып сөйләштек тә, үзара акча җыеп шул күлне казыттык. Чишмәсе бар аның, мул сулы шул күлдә каз-үрдәкләребез рәхәтләнеп коена.
Налияләр гаиләсе ел да 50-60 каз үстерә икән. Зөлфияләрнең янәшә күршеләре Мөнәвир Шәрипов һәм Гөлфия Билдановаларның да казлары 30-40 тан ким булмый. Алар элеккечә каз утыртып та чыгаралар бәбкәне, сатып алган бибиләрне дә ана казга ияртеп җибәрәләр.
Ә Зөлфия белән Рамил хуҗалыгында быел 120 каз үскән. Дөресрәге, шулкадәр бәбкә сатып алган булганнар, аларның 7 се үлгән. Мондый гына югалтуны "норма" саныйлар.
-Без хөкүмәтебезнең эшсезләрне шөгыльле итү программасы аркасында казлы булдык,-ди Зөлфия. -2010 елда мин эшсезләргә бирелә торган 58 мең сум субсидия алдым да, шул акчага 100 каз бәбкәсе, ашатырга бөртек сатып алдык. Казларым бик әйбәт үсте, көзен уңышлы гына сатып та җибәрдем. Шул табыш акчасының бер өлешен киләсе язда бәбкәләр алырга дип җыеп куйдым. Менә шулай өченче ел инде каз үстерү белән шөгыльләнәм. Үзегез күреп торасыз, казларым матурлар, симезләр. Түшкәләре уртача 4 килограмм авырлыкта була.
Зөлфия каз үрчетүне табышлы эш ди. Аларның бүтән терлекләре дә абзар тулы анысы. Тик бит мөгезле эре терлек үсеп симереп җитсен өчен ике ел кирәк, ә каз ярты елда өлгерә, ди ул.
Каз үстерү ансат эш түгел, билгеле. Ә мондый ишле казны карау-симертү өчен аеруча уңганлык кирәк. Әле бит җәйләрен, кызу эш чорында Зөлфия кырда, ындыр табагында исәп-хисап эшләрен дә алып бара. Инде 25 ел төп нигездә яшәүче игелекле килен дә әле ул, бик хөрмәтләп авыру каенанасын карый.
-Казларны бөтен гаиләбез белән карап үстерәбез, шунсыз булмый,-ди ул. -Урып-җыю вакытында үзем эштә чакта 82 яшьлек каенатам әти Нурзиннәт күз-колак була, кичләрен күлдән алып кайта. Берничә йорт аша гына торучы кызым Ләйсән, ике яшь баласы булса да, ярдәм итәргә тырыша.
Җәйләрен күл буенда бөтен урамның казлары кушылып бетә икән. Һәр кичне шуларны тамгаларына карап аералар, бер-берсенекен кертергә булышалар, күршеләр арасында хәрәмләшү дигән нәрсәнең эзе дә юк. Ә сугым вакыты җиткәч бер-беренә каз йолкышырга, эчәк ярышырга йөриләр. Әхмәттә халкыбызның борынгыдан килгән матур гадәтләре, йолалары берәмтекләп, кадерләп саклана. Зур эшләрне монда һәрчак бергәләшеп башкаралар, үзара ярдәмләшеп, күршеләр-туганнар бер-беренә йөрешеп, матур итеп яшиләр.
-Казларга сорау бармы соң? - дим.
-Ничек кенә әле, -дип җавап бирә боегуны, күңел төшүне белмәс Зөлфия. -Әле суймаган 54 баш казым бар. Чистартылган түшкәсен дә, тереләрен дә алалар. Эч-башларын, маен, мамыгын-мендәрен сораучылар да байтак.
-Казның бит бер генә нәрсәсе дә әрәм булмый. Мамыгыннан гөфелдәп торган йомшак мендәрләр ясыйбыз, канаты да эшкә ярый. Ите иң тәмле, теләсә нинди табынның иң затлы сые санала, мае да бик тансык, нинди ризыкка кушсаң да телеңне йотарлык тәмле итә. Каз мае кеше өчен файдалы дип газетта да укыганыбыз бар. Без казның эчәгесен дә ташламыйбыз, ярып, әйбәтләп юып, тәпиләренә чорнап пешерәбез. Кайда үстерелгәне, җитештерелгәне дә билгеле булмаган, сыйфаты шикле кибет ризыкларга караганда, үзебезнең кырларда үскән бөртекне, яшел чирәмне ашап, чиста суларда коенып үскән каз ите күпкә файдалырак та, туклыклырак та!-диләр өмәче ханымнар.
Алардан каз үстерү серләрен дә төпченәм. Ике атналык бәбкәләрне сатып алып, башта кипкән ипи, җылы сөт ашаталар икән. Ипи сыныкларын кыш буе киптереп җыябыз, диләр. Аннан күпләп бөртек, катнаш азык сатып алып ашаталар. Бөртекне пешереп тә, шул көе дә бирәләр. Хәзер инде казларга ашау аз кирәк, алар җан асрау өчен генә чемченәләр, диләр.
Каздан нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр биредә. Шулай да һәр гаилә табынында диярлек иң тансык аш - каз бәлеше. Аны казның итеннән дә, эч-башларыннан да пешерәләр. Эчлегенә тагын бәрәңге, суган, тоз-борыч кушалар. Ә камырын су белән сыек майдан ясасаң яхшы, диләр.
Өмәчеләр сөйләшә-гәпләшә эшләрен дәвам итте. Сап-сары кәрәздәй матур, чиста, симез каз түшкәләре салкын өйалдына эленә барды. Өмәгә килгәч инде, без дә каз маенда йөздереп кенә пешергән тәмле коймак, каз ите белән сыйланып киттек. Әхмәткә килеп чыксагыз, сез дә бу тәмле сыйлардан авыз итми калмассыз, әйтәм бит, ике йортның берсендә каз өмәләре гөрли бүген.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев