Үткән якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы узышлары булды. Чаңгы шуу спортның кышкы төре булса да, оештыручылар бу бәйгене быел Казанда узачак зур вакыйгага - ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышладылар. Көн шактый суык иде, әмма салкын чаңгычыларны куркытмаган, ярышларга күп кеше җыелды.