Үзебезнең икмәкне сайлыйк!
Базарлы Матак пекарнясының тулысынча ремонтланып, яңа җиһазлар урнаштырылып эшли башлавына ел ярым вакыт узып киткән. Бүген ул "Саф" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте буларак эшли, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә.
Ни сәбәптәндер, пекарня әлегә чаклы тулы куәткә эшләп китә алмый. Биредә тәүлеккә 10 мең данә ипи-булка изделиеләре җитештерү мөмкинлеге була торып, бу...