Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзебезнең икмәкне сайлыйк!

Базарлы Матак пекарнясының тулысынча ремонтланып, яңа җиһазлар урнаштырылып эшли башлавына ел ярым вакыт узып киткән. Бүген ул "Саф" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте буларак эшли, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә. Ни сәбәптәндер, пекарня әлегә чаклы тулы куәткә эшләп китә алмый. Биредә тәүлеккә 10 мең данә ипи-булка изделиеләре җитештерү мөмкинлеге була торып, бу...

Пекарня бүген танымаслык булып үзгәргән. Ул хәзер зур бер азык-төлек җитештерү комбинатын хәтерләтә. Бинаның эченә-тышына капиталь ремонт ясалган, өр-яңа заманча җиһазлар урнаштырылган. Монда пешерелгән икмәкне, башка ашамлыкларны сәүдә нокталарына тарату өчен 6 махсус автомобиль сатып алынган.
Пекарняның генераль директоры Роберт Аргушян әйтүенчә, биредә реконструкция үткәрүгә, яңа җиһазлар сатып алуга 40 миллион сум акча тотылган. Монда 45 кеше үзенә хезмәт урыны тапкан. Әмма пекарня бүген, ипигә сорау аз булу сәбәпле, очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр.
Продукциягә сорау зур булсын өчен аны сыйфатлы итеп җитештерергә һәм сатып алучыны кызыктырырлык бәя куярга гына кирәк кебек. Иске пекарня бинасын сатып алып, аны яңача эшләтә башлаган Давид Кирокосян әнә шушы таләпләрне үтәүне беренче урынга куйган да. Ул -- "Саф" ҖЧҖнең инвесторы, җитәкчесе. Ә оештыру, эшне алып бару Роберт Аргушянга йөкләнгән.
Биредә ипине сыйфатлы, тәмле һәм хуш исле итеп пешерәләр. Сыйфат мәсьәләсе иң зур контрольдә тора. Ипи уңсын өчен базалардан онның сыналганын гына сатып алалар. Икмәк пешерү остасын да җентекләп сайлыйлар. Шактый эзләгәннән соң, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган технолог Аран Нагопетянны чакырып кайтаралар. Аранның ипи пешерү буенча 30 еллык тәҗрибәсе бар икән. Бүген пекарня 12 төрдә икмәк-булка эшләнмәләре җитештерә.
Чынлап та, Базарлы Матак ипиен кибетләрдән алсаң, ашап туймаслык була. Әмма ул сәүдә нокталарында гел булмый. Сатучылар, Матак ипиен сорасаң, Чистайдан, Димитровградтан китерелгән икмәкне тәкъдим итәләр. Буш китмәстән шуларны сатып алырга туры килә.
Роберт Левонович та :
-Безнең ипине Әлкигә караганда Аксубай, Алексеевск, Спас районнары күбрәк алдыра,-ди.
Ә бит Базарлы Матак ипие читтән китерелгәннәрдән арзанрак та икән. Без моны "Саф" ҖЧҖ прейскуранты һәм читтән китерелүче икмәк бәяләрен чагыштырып әйтәбез.
Безнең кибетләрнең үзебездә җитештерелгән ипине алмавының бер сәбәбе - үзебезнекенә шик белән карау гадәте генә, миңа калса. Элек район үзәге базарына чыккач та үзебезнең сатучылардан:
-Халык бездә товарны читтән килгәннәрдән сатып алырга тырыша. Югыйсә бездә дә шул ук товар, шул ук бәяләр инде,-дигәнрәк сүзләрне ишетергә туры килә иде.
Әнә шундый фактларга юлыккан саен минем курсташым Нәсүр сөйләгәннәр искә төшә. Ул 20 ел инде Германиядә яши. Анда һәр шәһәр, авылда үз сыраларын кайнаталар икән. Халык та бары тик үзләрендә җитештергән сыраны сатып алып эчә, ди. Янәсе, ул үзенең салым түләүчеләрен яклый. Безгә дә үз районыбыз җитештерүчеләренә, эшмәкәрләренә өстенлек бирәсе иде. Чөнки җирле бюджет та алар түләгән салымнардан тулылана. Димәк, авылларыбызның көндәлек тормышын кайгыртучы, аларның мең дә бер төрле мәшәкатьләрен хәл итүче авыл җирлекләре бюджетына керем тама төшәр иде.
Берара республикабызда "Мин Татарстанныкын сайлыйм!" дигән акция барды. Бу очракта безгә "Мин Әлкинекен сайлыйм!" акциясен оештыру да комачауламас иде. Ни генә булмасын, безгә Базарлы Матак пекарнясы эшенең җанланып китүе өчен тырышырга кирәк. Шундый зур предприятиенең, дистәләгән кешене хезмәт урыннары белән тәэмин иткән, район бюджетына салымнар түләгән, төрле иганәчелек гамәлләре кылырга өлгергән коллективның эшләре тагын да көйлерәк барсын иде. Ә биредә табыннарыбызга һәр көнне сыйфатлы һәм тәмле, кайнар ипи-күмәчләр пешереп озату өчен барын да эшлиләр. Коллектив инде икмәк пешерүнең күп серләрен үзләштергән, һәм алар осталыкларын тагын да камилләштерә баралар.
Пекарняда кондитер изделиеләре пешерү линиясе эше дә шактый җайга салынган. Биредә Иске Салманнан әниле-кызлы Рәмзия һәм Эльвира Гатиналар эшли.
-Башка авылдан килеп йөрсәк тә, бу эшебезгә бик шатланабыз. Биредә җылы, уңайлы, төрледән-төрле печеньелар пешерергә өйрәндек. Хезмәт хаклары да вакытында түләнә. Эш бирүче хуҗаларыбызга рәхмәт кенә,-ди Рәмзия ханым.
Үргәгар кызы Сиринә Шиһапова Базарлы Матак һөнәр училищесында пешекче-кондитер профессиясен үзләштереп, бирегә килеп урнашкан.
-Хезмәтем миңа ошый. Эшкә тиз өйрәндем. Эсседә эшләргә авыр булыр, дип куркытканнар иде, бер дә кызу түгел, рәхәтләнеп эшлим,-ди ул.
Кондитер цехы белән Арсен Геворгян җитәкчелек итә. Арсен үзләрендә эшләүче кызларны бик мактады.
-Уңганнар, тырышлар, бик бердәм коллектив,-ди.
Кондитерлар Энҗе Нургалиева, Эльвира Гатина, Тәнзилә Гәрәева, Надежда Майорованың куллары-кулга йокмый. Ә инде әзер печеньеларны Ольга Андреева махсус тартмаларга тутырып складка озата.
-Нинди печеньелар пешерәсез?-дип сорыйм кызлардан.
-"Ракушка", "Ромашка", "Кокос рулеты", "Повидлолы конверт"...,-дип санап китте кондитерлар.
Монда 10 төрле печенье пешерәләр икән. Алар карап торышка ук бик тәмлеләр.
Бу цехның эше ипи пешерүчеләрнекенә караганда шактый алда - кондитер изделиеләрен заказ буенча җитештереп тә өлгертә алмыйлар. Үзенчәлекле яңа печеньеларны Әлки халкы да яратып өлгергән, күрше районнардан да сорау зур. Казанга да озатып кына өлгер - заказлар бихисап икән.
Пекарняның янәшәсендә җыйнак кына кибете дә бар. Биредә һәрчак кайнар ипи була. Сатучы монда шашлыкны да, башка ит ризыкларын да (күбесе әрмән милли ашлары) күз алдыгызда әзерләп бирә.
Безнең өчен бераз ятрак ризык булган лавашны да халык яратып өлгергән. Лаваш ясаучылар Гүзәлия Гыйззәтуллина, Мария Погосян, Елизавета Монисян бу камыр азыгын әзерләүнең чын осталары икән.
-Бигрәк күп пешерәсез, шулай сатыламы? -дигән соравыма Гүзәлия:
-Халык лавашны хәйран яратып ала. Татарлар шуңардан кыстыбый ясыйлар, юка пешереп торасы да юк. Төрле рулетлар әзерләүдә дә күп файдаланалар,-дип җавап бирде.
Мин пекарняда булганда телефон янында утыручы кызлар продукциягә заявкалар алалар иде. Һәр көнне иртәгәсе көнгә районның төрле почмакларыннан ипигә заявкалар кабул ителә икән. Һәм көн саен икмәк төягән автомашиналар шул заявкалар нигезендә яңа пешкән продукцияне таратырга чыгалар. Монда эшләр бары да планлы, көйле оештырылган. Үзебезнең Әлки җирендә пешкән хуш исле тәмле ипигә сорау гына күбрәк булсын. Анысы исә бездән, сатып алучылардан тора. Кибетләрдә Базарлы Матак ипиен сорыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ООО "Саф"