Сиксән елдан соң храм авылга кайтты
Юхмачыда төзелүче чиркәүгә гөмбәз куелды
Үткән атнада Юхмачыда төзелеп килүче чиркәүгә (ул Михаил Архангел исемен йөртәчәк) хач белән гөмбәз урнаштыру тантанасы булды. Гөмбәзне чиркәүгә урнаштыру православие динендә бик мөһим вакыйга санала. Әлеге олы гамәлне барлык дини кануннар нигезендә Изге Троица приходы протоиерее Андрей Зиньков башкарды.